Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтештә җитештерелә

“2017 – 2021 ел­лар­га Тәтеш муниципаль рай­он­ында кече һәм ур­та эшкуар­лык­ны үс­терү про­г­раммасы”н тор­мыш­ка аш­ы­ру эта­­бы нәти­җәләре турында без рай­­он баш­карма ко­митеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Артем Абрамов белән аралашкач белдек.

(Тәтеш, 9 август, «Тәтеш таңнары», Инга СӘФӘРОВА, Мәдинә ИБӘТУЛЛИНА фотосы). “Районда бүгенге көндә 86 кече предприятие һәм 385 шәхси эшкуар эшли (2016 елда – 371 кеше, 2017 елда – 364). Тулаем территориаль продуктның гомуми күләмен алганда аларның продукция өлеше 22,8 процент тәшкил итә (ТР буенча – 25,6). Әлеге предприя­тиеләрнең төп эшчәнлек өлкәсе – күмәртәләп һәм ваклап сату, авыл хуҗалыгы һәм балыкчылык, транспорт өлкәсе һәм эшкәртү производстволары”, – дигән мәгълүматны җиткерде Артем Юрьевич.

Кече һәм урта бизнес предприятие­ләренә ярдәм итү кысаларында шәһәрдә 8,5 гектар мәйданда “Тәтеш” аккредитация үткән сәнәгать мәйданчыгы булдырылды, хәзерге вакытта анда 9 резидент эшли, пыялапакет, агач материаллары, катнаш азык, полиэтилен торбалар, балык эшкәртү, тимер-бетон әйберләр, тротуар плиткалары җитештерү аларның эшчәнлек юнәлеше булып тора. “Сәнәгать мәйданчыгы резидентлары тарафыннан узган елны 214 миллион сум продукция җитештерелде, бу моннан алдагыларына караганда 3 тапкырга күбрәк (2015 елда – 30,8 миллион сум, 2016да – 72,5 миллион сум), 74 эш урыны булдырылды, проектларны тормышка ашыруга 167 миллион сум инвестицияләнде”, – ди башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. –“Тәтеш” сәнәгать мәйданчыгы территориясендә буш җир кишәрлекләре бар, яңа инвесторларны аның территориясендә үз бизнесларын булдырыр­га чакырабыз”.

Районда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү соңгы еллар эчендә яңа этапка чыкты – җитештерелгән һәм эшкәртелгән продукцияләрне арттыру. Өч төрдәге минераль су чыгару һәм промышленностьлы агызу белән шөгыльләнүче “Идел суы-К” ҖЧҖда шулай итеп, 2017 елда полиэтилен савытларга су агызу буенча икенче линия эшкә җибәрелде. Предприятие­дә 25 эш урыны барлык­ка килде. 
Үткәрелгән гидрогеология күзә­тү­ләрен исәпкә алганда, җитештерелгән суның арту дәрәҗәсе ачыкланды (тәүлеккә 240 мең литрга кадәр), бу җитештерү күләмен һәм эшче урыннар санын арттырырга мөмкинлек бирә. 2017 елда шулай ук Тәтеш икмәк кабул итү предприятиесе (“Агросервис-Идел” ҖЧҖ) үз эшчәнлеген торгызды. Райбашкарма комитет җитәкчесе урынбасары әйтүенчә, хәзер предприятиедә 50 эш урыны булдырылган, җитештерү куәтен модернизацияләү белән сак­лау һәм эшкәртү күләмнәрен арттыру планлаштырыла.
Авыл хуҗалыгы районның икътисад нигезен тәшкил итә, Артем Абрамов мәгълүматлары буенча, кече предприятиеләрнең әлеге тармактагы өлеше – 24 процент. “Р. Г. Сафиуллова”, “С. М. Казаков” крестьян-фермерлык хуҗалыклары нәтиҗәле эшли. 

Районда шундый фермерлар да бар, мәсәлән, Дамир Шәйдуллов күркәләр үстерү белән шөгыльләнә, Олег Кучумов җиләк-җимеш культуралары үстерү һәм эшкәртү буенча бизнес-проектларны тормышка ашыра.
Шәхси эшкуарлык башка өлкәләрдә дә үсә: Алексей Гудков чәчәк һәм яшелчәләр рассадасын теплицада үстерү белән актив шөгыльләнә, Камалетдиновлар гаиләсе – терлекчелек, Александр Семенов – эретеп-­ябыштыру һәм тимер чүкү белән.

Районның кече һәм урта бизнес предприятиеләренең күпчелеге сәү­дә-коммерция эшчәнлеген тормышка ашыра (187 сәүдә объекты, шул исәптән Тәтеш райпосы системасының 20 сәүдә  предприятиесе), 2017 елда 6 яңа кибет ачылды, җәмәгать туклануы предприятиеләре челтәре, көнкүреш хезмәтләре өлкәсе артты. 
“Әлбәттә, проблемалар да бар – эшкуарларның бизнесны үстерүгә үз финанслары, хокукый белем дәрәҗәсе җитешми, кешеләрнең сатып алу ихтыяҗы кими, боларны без бергәләп хәл итәргә тиеш һәм шулай эшләячәкбез дә. Кече эшкуарлыкны үстерү мәсьәләсе район башлыгының даими контрольлегендә. “Татарстан Республикасында кече һәм урта бизнесны үстерү турында”гы закон кысаларында башкарма комитет эшкуарларны хуп­лый, аларның предприятиеләрен үстерү нәтиҗәлелеген арттыру өчен шартлар тудырырга тырыша”, – дип йомгаклады сүзен Артем Юрьевич.

Проблемалар булуга карамастан, районда эшлекле активлык дә­рәҗәсе үсә дигән нәтиҗә ясарга мөмкин. Кече эшкуарлыкны үстерү, крестьян-фермерлык хуҗалыклары һәм махсус мәйданчыкта яңа производстволар булдыру, шәхси эшкуарлык өлкәсен киңәйтү районда яхшы икътисади мохит тудыра. Ә яңа бизнес-проектларны тормышка ашыру эшче урыннар, кешеләрнең табышлары артуга һәм “Тәтештә җитештерелә” дигән товар тамгасы барлык­ка килүгә йогынты ясаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев