Тәтештә Кооперацияләрне нәтиҗәле үстерү атналыгы узды
Чара республикада авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын үстерү дәрәҗәсен тормышка ашыруга юнәлтелгән иде.
(Тәтеш, 12 март, "Тәтеш таңнары", Николай ПЛОТНИКОВ). Тантаналы чараны ачуда район башлыгы Рәмис Сафиуллов, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, республиканың муниципаль район җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, эшкәртү оешмалары вәкилләре, сәүдә һәм җәмәгать туклануы оешмалары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерлар, районнардан әзерләүчеләр катнашты.
Министр урынбасары район җитәкчелегенә киң күләмле чараны оештыруга мәйдан тәкъдим иткән өчен рәхмәт белдерде, аның максаты – дәүләт тарафыннан тәкъдим ителгән грантларда катнашу буенча авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең активлыгын арттыру.
“Татарстан Республикасы үткән авыл хуҗалыгы елын уңышлы тәмамлады, биредә фермерлык һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларның хезмәте аз түгел, чөнки продукцияләрнең яртысы нәкъ тә менә алар тарафыннан җитештерелгән. Бу гаять зур резерв, аны эшләтергә һәм үстерергә кирәк. Кооператив берләшмәләргә кешеләрне, шәхси крестьян хуҗалыклары җитәкчеләрен һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итәргә кирәк”, – дип басым ясады Ришат Рәшит улы. Ул кече төр хуҗалык итүне үстерү буенча дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде, быел билгеләнгән суммаларның барысы да сакланачагын, ә кайбер очракларда хәтта арттырылачагын хәбәр итте. “ТРда авыл хуҗалыгы кооперацияләрен үстерү буенча компетенцияләр үзәге” дәүләт бюджет учреждениесе директоры Илнур Хәбибуллин “Компетенцияләр үзәге төрендә авыл эшкуарлыгын эшлекле озата бару системасы” дигән доклад белән чыгыш ясады. “Учреждениеләр хезмәткәрләре актив эшкуарлык төркемнәрен, кооперативларны аларның партнерлары белән үзара ярдәмләшеп эшләүне ачыклау максаты белән күчмә чаралар оештыралар”, – диде ул.
Авыл хуҗалыгы кооперацияләрен үстерү буенча компетенцияләр үзәге директоры урынбасары Ринат Мамаев тарафыннан аудитория белән уздырылган тренингта республиканың уңышлы кооперативлар җитәкчеләре үзләренең авыл хуҗалыгы производствосындагы эш тәҗрибәләрен уртаклаштылар һәм интеграцияләр алымы буенча хезмәттәшлеккә әзерлекле булуларын белдерделәр.
Район мәдәният йортында 4 көн дәвамында, Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы базасындагы чарада катнашучылар товарлар җитештерү программалары буенча интерактив тренинглар уздылар, оешмаларда хуҗалык кооперацияләренең бухгалтериядәге яңа системасы, нәтиҗәле сәүдә итүнең заманча программалары белән таныштылар, узара эшләү һәм кече төр хуҗалык итүне дәүләт ярдәме мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлдә фикер алыштылар.
“Мөһим Кооперацияләрне нәтиҗәле үстерү атналыгы шәхси ярдәмче һәм крестьян-фермерлык хуҗалыкларына кооперативлар төзүгә этәргеч булыр, дип уйлыйм”, – диде райбашкарма комитет җитәкчесе урынбасары Артем Абрамов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев