Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтештә профилактик операция уза

Статистика күрсәткәнчә, балалар белән юл-транспорт фаҗигасенең саны сентябрь-октябрьдә арта, дәвамлы җәйге ялдан соң балалар юлларда үзләрен куркынычсыз тоту белән бәйле күнекмәләрне онытып җибәрә.

 (Тәтеш, 6 сентябрь, "Тәтеш таңнары").  Татарстан Республикасында 2019 елның 26 августыннан 8 сентябренә кадәрге вакытта балаларның юл-транспортта җәрәхәтләнүен кисәтү һәм юлда балаларның үзләрен имин тоту күнекмәләрен искә төшерү максатында “Игътибар – балалар!” чарасы үткәрелә.

Статистика күрсәткәнчә, балалар белән юл-транспорт фаҗигасенең саны сентябрь-октябрьдә арта, дәвамлы җәйге ялдан соң балалар юлларда үзләрен куркынычсыз тоту белән бәйле күнекмәләрне онытып җибәрә. 

Чара кысаларында балигълык яшендә булмаган пассажирларны утыртып йөртү, җәяүлеләр хәрәкәтенә шоферлар тарафыннан өстенлекләр бирмәү, шулай ук җәяүлеләрнең үзләренең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы белән бәйле юл хәрәкәте кагый­дәләрен бозуга юл куймау буенча рейдлар узачак.

Балалар, ата-аналар, педагоглар белән чаралар уздыру планлаштырылган. ЮХИДИ инспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү, яктылык кайтаргыч әйберләрне һичшиксез тагып йөрү мөһимлеге турында тагын бер кат искә төшерәчәкләр. Тәтеш районында гамәлдәге мәктәп маршрутларының кирәкле тамгалары, чикләү коймалары, билгеләре булу торышына тикшерү үткәрелде. Районның ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да чиктән тыш игътибарлы һәм сак булырга өнди.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев