Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтештә Татарстан Республикасындагы көчле көрәшчеләрне ачыкладылар

“Барс” спорт комплексында 18 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар арасында ирекле көрәш буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге булды.

(Тәтеш, 20 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). “Барс” спорт комплексында 18 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар арасында ирекле көрәш буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге булды.

Беренчелекне тантаналы ачуда район башлыгы Рәмис Сафиуллов, ТР спорт көрәше Федерациясе президенты, спорт мастеры Әгъзам Гобәйдуллин, ТР спорт  көрәше Федерациясенең беренче вице-президенты Ленар Гаянов, Фламакс компаниясенең генераль директоры Фиргать  Җиһаншин катнашты, алар көрәшчеләргә  җиңү һәм көчле 
булуларын теләделәр. 

“Тәтеш – спорт шәһәре, Тәтеш районы – спорт районы!” – дип белдерде үзенең сәламләвендә Рәмис Хатыйп улы. “Тәтеш җире кунакчыллыгы һәм спорт традицияләре белән көчле, – диде Әгъзам Гобәйдуллин, ярышның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтеп. – Девиз бер – “Алга!” Көчлеләр җиңсен!”  

Татарстан Республи­касының 150гә якын көчле көрәшчесе медаль яулар өчен Тәтешкә җыелды. Нәтиҗәле алымнар, баш әйләндергеч кискен ыргылышлар, көрәштә оста итеп җиңү, тамашачыларның көчле хуплаулары – спорт ке­ләмендә барган кызу көрәшләр мавыктыргыч, кызыктыргыч булды.

Бөтенроссия катего­рия­сендәге хөкемдарлар алым­нарның техник һәм сый­фат ягын күзәтеп барды. Аларның төп бурычы Идел буе федераль округы беренчелегендә рес­публикабызны тәкъ­дим итәчәк иң яхшы кө­рәшчеләрне ачыклау иде. 21 комплект бүләк яулап алынды. Тәтештәге спорт мәктәбенең ирекле көрәшчеләре физик һәм тактик әзерлекне югары дәрәҗәдә күрсәттеләр. 

Ярыш нәтиҗәләре буенча, Тәтеш спортчылары Замина Дугалева, Евгений Кулагин, Милена Нойкина, Ксения Семенова, Наталья Храменкова үз үлчәү авырлыкларында беренче урынны алдылар. Александра Акатова, Валентина Лаврова, Анна Майо­рова, Тимерлан Мифтахов, Виктория Тайманова үзләренең бүләкләр тартмачыгын көмеш ме­дальләр белән ­тулыландырдылар. Татьяна Акатова, Ирек Гыйззәтуллин, Татьяна Долгова, Маргарита Ежкова, Олег Кулагин, Демьян Макаров, Марсель Максимов, Дарья Мартынова, Виктория Хөсәенова бронза медальгә ия ­булдылар. 

Җиңүчеләр – Берен­челекнең партнеры – Фламакс компаниясеннән кызыксындыру призлары ­алдылар. 

“Безнең компания спортка җәлеп итү һәм яңа талантлар ачуның ни­ка­дәрле мөһим булуын аңлый. Яшь спортчыларны вакытында хупларга, аларга алга таба үсеш алсынга ярдәм итәргә кирәк”, – диде Фламакс җитәкчесе Фиргать Җиһаншин.

“Нур” агрофирмасы җитәкчесе Радик Нургалиев, Тәтеш автомәктәбе җитәкчесе Александр Кол­санов һәм методист Олег Евсеев, эшкуарлар Илгиз Ибраһимов белән Рифат Вәлиев ярышлар уздыруда шулай ук ярдәм күрсәткәннәр.

Тәтештә узган ирекле көрәш буенча ТР Беренчелеге – 2021 елның рес­публика күләмендәге беренче зур турниры булды, һәм Тәтештә югары дәрәҗәдәге мондый ярышларның үтүе – әһә­миятле ­вакыйга, тәтеш­леләр өчен зур дә­рәҗә. Әлеге танылу, районыбызда спортка зур игътибар бүлеп бирелүенә һәм ирек­ле көрәшнең киң танылу ала баруына ачык дәлил.

Физик культура һәм спорт өлкәсендәге хез­мәтләре, 55 яшьлек туган көне уңаеннан Тә­теш районының спорт мәк­тәбе муниципаль бюд­­­жет ­учреждениесе ­тре­­неры Ибраһимов Сә­гыйть Гәб­дрәүф улы Татарстан Рес­публикасы спорт ми­нистр­лыгының ­Мактау грамотасы белән бүләкләнде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев