Тәтештәге авыл хуҗалыгы техникумының укыту бинасында һәм тулай торагында төзелеш эшләре бара
Зур үзгәрешләрне республика программасы ярдәмендә башкарырга мөмкин булган.
(Тәтеш, 9 август, “Тәтеш таңнары”). Җитмешенче елларда төзелгән бинаны узган елның февралендә капиталь ремонтлый башлаганнар иде.
– Бинаның эчке ягын да, тышкы күренешен дә яңартып төзекләндерүне озак көттек. Проблемалар күп җыелды, шуңа күрә эшнең дә күләме гаять зур, – диде белем бирү учреждениесе директоры Илнур Җамалтдинов. – Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм районыбыз башлыгы Рәмис Сафиуллов ягыннан әлеге мәсьәләдә зур ярдәм күрсәтелде.
Укыту бинасында эшләр төгәлләнгән диярлек, беренче кат калган, нигездә спорт һәм актлар залы. Агачтан ясалган иске рамнарны заманча пластик тәрәзәләргә алыштырганнар, түбәсе ябылган. Ышанычлы булсын өчен бинаның тимер конструкцияләрен ныгытканнар, ә инде фундаментка авырлыкны җиңеләйтер өчен коридорның берничә диварын сүткәннәр һәм пыялалы конструкция урнаштырганнар. Илнур Назыйм улы белән яңартылган коридор буйлап узганда, мондый үзгәртүнең эчке яктан зурайтып җибәрүенә, яктырып китүенә гаҗәпләндем. Яктырткычлар да башка – биредә ике төрле асылмалы түшәмнәрне зәвыклы итеп ясаганнар, ныклыкка, утка һәм дымга нык торучанлыкны гарантияләүче үзенчәлекле конструкцияләр дә куйганнар. Коммуникацияләр системасы: су үткәргеч, канализацияләр, җылылык һәм электр системасы, телекоммуникацияләр алыштырылган. Укыту корпусының җылытылган яңа тышкы ягы да үзенә җәлеп итеп тора. Директор аралашкан вакытта ремонтлау барышында ышанычлылык ягыннан сыналган, сыйфатлы һәм куркынычсыз төзелеш материаллары кулланылуына басым ясады.
– Без барысын да киләчәкне күздә тотып эшлибез, район башлыгы Рәмис Хатыйпович һәрчак килә, карый, төпле киңәшләрен бирә, – дип белдерде Илнур Назыйм улы. – Яңа төсләрне, яңа карарларны коллектив һәм студентлар белән киңәшләшеп эшләдек.
Эчке якта барысы да күңелне тынычландыра торган төсләр белән бизәлгән, диварларда зәңгәр күк йөзендә балкыган кояш, яшел хәтфәдәй басу сурәтләрен күрергә була. Тышкы күренеше аеруча да ачык төстә балкып тора, керамик гранит белән тышланган, бу файдаланганда ышанычлылыкны гарантияли. Ясалган ремонтның нәтиҗәсен алар инде сизгәннәр – бу зәвыклы, уңайлы булу белән бергә шулай ук файдалы да – җылылыкка һәм энергиягә чыгымнар кимегән.
Директор әйтүенчә, ремонт бераз озаккарак сузылган.
– Төзелеш материалларын китерү белән берникадәр вакыт проблемалар булды. Смета документларын ясагач, бер бәя барлыкка килде, ә чынлыкта ул башкачага әйләнде, бәяләр бик күпкә артты, хәзер барысы да тигезләшә, башкарып чыгабыз.
Тулай торакта капиталь ремонт тулы көченә бара. Түбәсе, тәрәзә блокларының бер өлеше алыштырылган, биш катлы бинаның өске катларында төзүчеләр эшли. Матур төстәге иркен бүлмәләрнең күбесе инде әзер диярлек.
Тулай торакның өченче катында без плитка ябыштыручыларны күрдек, алар җайланмаларны карыйлар иде.
– Плитка кисү өчен җайланманы эшкә әзерлибез, – дип аңлатты Руслан Кодрәтов. – Хәзер эш тизрәк барачак. Студентлар өчен объектны вакытында тапшырасы килә, тырышабыз.
Тулай торак 250 кеше яшәр өчен исәпләнгән, узган уку елында анда 160 студент урнашкан булган.
– Күбесе инде эшләнде, соңгысы булып беренче кат калды, заманча керү ишеге урнаштырылачак, – дип сөйли Илнур Җамалтдинов. – Территорияне коймалап алачакбыз. Ачык спорт мәйданчыгы, фитнес-үзәк бар. Техникумыбызда укучы студентларга укырга һәм үз-үзләрен камилләштерергә уңайлы булсын өчен барысын да эшлибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев