Тәтештән Руслан Еркин хәрби очучы һөнәрен аңлап сайлаган, ул аны әле мәктәп укучысы булганда ук үз иткән
Россия Хәрби кораллы көчләре көне уңаеннан язма әзерләргә кирәк дигән сорау килеп тугач, билгеле бер авырлыклар кичерергә туры килде
(Тәтеш, 12 август, «Тәтеш таңнары», Елена ВИКТОРОВА, автор фотосы) Тәтештә очучыны, өстәвенә хәрбине, табу җиңелләрдән түгел: өйрәнүләр узгач, берсе дә районга әйләнеп кайтмый. Алар, бүленешләр буенча, кагыйдә буларак, махсус хәрби частьләргә эләгәләр, пенсиягә чыкканчы шунда хезмәт итәләр. Әмма Руслан Еркинны безгә язмыш үзе җибәрде дияргә дә була. Ул – Сызраньдагы очучылар югары хәрби авиация училищесы курсанты, туган ягы Тәтешкә каникул вакытында бары тик бер айга гына кайткан.
Руслан кече яшьтән үк хәрби кеше булырга хыяллана, шуңа да кадет интернат-мәктәбенә укырга керә. 2015 елда авиация училищесын тәмамлаган олы абыйсы Александр аңа үрнәк булып тора. Хәзер ул Хабаровскида хезмәт итә һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вертолетын йөртә.
“Укырга керер алдыннан ул мине авыр булачак дип кисәтте”, – дип уртаклаша Руслан.
Һәм чынлап та, керү сынауларын җиңел дип әйтеп булмый. Очучыларның табиб комиссиясе генә дә ни тора, аны узу бары тик сәламәтлеге нык булган яхшы әзерлекле егетләргә генә насыйп. Алга таба инде – “хәрби вакытлардагы законнар буенча” казармалардагы тормыш. “Һәр минуты язылган, бер көнгә ял итәргә ярты сәгать кала. Дөрес, шимбә һәм якшәмбе увольнениегә чыгабыз”, – ди егет.
Уку елы эчендә өендә нибары ике тапкыр булган: яңа ел бәйрәмнәренә кайткан, һәм хәзер утыз көн ял итү мөмкинлеге туган.
Әйе, авыр, әмма башкача була да алмый, хәрби очучы һөнәре тормыштагы теләсә нинди борылышларга рухи яктан да, физик яктан әзерлекле булуны йөкли. Руслан Еркинга нибары егерме яшь. Алда әле дүрт ел укыйсы бар, аның нәтиҗәсендә хыяллар чынга ашачак һәм зәңгәр күк йөзе киңлекләрен иңләп булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев