Туган як турында халык җырлары яңгырады
Мәдәният йортының иркен фойесында баян моңы астында халык җырлары яңгырады, хатын-кызлар кул эшләре буенча мастер-класслар үткәрделәр, декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе, авыл халкының көнкүреш әйберләре һәм аш-су ризыклары күргәзмәсе халыкның карашын җәлеп итте.
(Тәтеш, 27 март, «Тәтеш таңнары»). Жуково авылы җирлеге “Без бер гаиләдәй яшибез” дигән район фестиваленең чираттагы пункты булды.
Мәдәният йортының иркен фойесында баян моңы астында халык җырлары яңгырады, хатын-кызлар кул эшләре буенча мастер-класслар үткәрделәр, декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе, авыл халкының көнкүреш әйберләре һәм аш-су ризыклары күргәзмәсе халыкның карашын җәлеп итте. Җирле артистлар авыл җирлеге территориясендә яшәүче дүрт милләтнең костюмнарында бәйрәм кунакларын җырлар һәм пироглар белән каршы алдылар.
Жуковолылар Май чабу атнасында җирлектәге төрле авылларда бу бәйрәм ничек узуын күрсәттеләр, тамашачылар анда “кунак” та булды. Аларны Әби белән Бабай (Ольга Рыжова һәм Иван Чумаков) шаяртып озатып йөрде.
Без татар гаиләсендә “Яучыда кунакта” дигән сәхнәләштерелгән вакыйганы да карадык, анда Хуҗа белән Хуҗабикә (Сәлим Әбелханов һәм Миләүшә Әбелханова) хәйләли алмадылар, аларның яучысы (Физүнә Рәфыйкова) акыллырак булып чыкты.
Юмор белән булса да, Лариса Федотова башкаруында “Зөлфиядән” монологы бүгенге тормышка якын иде, аның алдында кияү итеп кемне: татарны, русны, чуашны яки мордвинны сайларгамы дигән уй туды. Зал һәр кешегә аңлап карады, “кәләш”не алкышлар белән хуплады. Туган җир турында халык җырлары яңгырады, аңа карата мәхәббәтне аңлату сүзләре нинди генә телдә яңгырамасын һәркемгә аңлаешлы булды. Хореографик номерларда таныш көйләр шулай ук кәефне күтәрде, ә Кызыл Тарханнан Наилә Әбелханова язган “Туган тел” шигыре Дания Сәйфетдинова тарафыннан бик матур яңгырады, без уйларыбыз белән табигать күренешләрен, балачактагы таныш сукмакларны, туган йортыбызны сүрәтләдек. Константин Лебедев уйнавына кушылып Нина Шибаева башкарган җыр барысын да әсир итте, ә Татьяна Антонова һәм Нина Матвеева эскәмиягә утырып борынгы чуаш җырын башкардылар, “Юлташсем” ансамбле хатын-кызлары үзләренең музыкаль әсәрләрендә очрашуга куандылар, Наталья Борисова һәм Ирина Малкина дәртле җыр башкардылар.
Иркинә Җамалова башкаруындагы “Балаларга” җыры әниләрнең йөрәген җылытып җибәрде, әйтерсең лә ул балалар өчен дога булып яңгырады.
Май чабу бәйрәмендә үткәрелә торган уеннар вакытында сәхнәдә шау-шулы һәм күңелле булды: районыбыздагы барлык милләт вәкилләре салкынны куып, Кыш карачкысына кар ыргыттылар, ә әйлән-бәйләндә барысы бергә матур Язны чакырдылар.
– Бүген без фестивальнең дүртенче туры уза торган Жуково авылына килдек, – дип билгеләп үтте сәламләү сүзендә район башкарма комитетының мәдәният бүлеге начальнигы Юрий Сиякин, – һәм чираттагы тапкыр безнең халыкның дус һәм иҗади булуына инандык.
рәсемдә: “Ромашка” һәм “Елмаю” музыкаль коллективлары җыр башкара./
ГАЛИНА ТАҖЕТДИНОВА ФОТОСЫ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев