“Укол ясалды, борчылулар юкка чыкты”
Районда коронавирустан вакцина ясау бара.
Олы Тархан урта мәктәбе хезмәткәрләре вакцина ясатырга озак вакытлар бер карарга килә алмаганнар.
– Һәр кеше: “Менә хезмәттәшем дозаны алсын әле, ә мин ничек булуын карармын һәм хәл итәрмен”, – дип уйлады. Олы Тархан участок хастаханәсе баш табибы Альбина Фазлыеваны чир турында сөйләшер өчен чакырдык. Әңгәмә нәтиҗәле узды: вакцина ясатырга теләүчеләр барлыкка килде, – диде мәктәп педагоглары.
Мәктәп директоры Расих Шагаев (фотода) вакцинаны беренчеләрдән булып кадаткан.
– Нигә көтәргә соң? Өстәвенә, язын һәм җәен читтән кайтучылар да күп була, барысыннан да яшеренеп йөрү мөмкин түгел. Әгәр вакцина сыйфатсыз булса, күптән туктаткан булырлар иде. Уйладым да, вакцина кадатырга булдым. Коллектив әгъзалары шунда ук хупладылар. Укол ясалды, борчылулар юкка чыкты, – ди Расих Интал улы.
Гәҗит журналистларына хәбәр итүләренчә, коллективның калган әгъзалары да, сәламәтлеге буенча ясатырга мөмкин булучылар, якын араларда вакцина алачак.
– Сүз уңаеннан, вакцина ясар алдыннан табиб җентекле әзерлек үткәрә. Кан басымын, тән температурасын үлчи... Хроник чирләр, кабул ителә торган дарулар турында һәркем белән әңгәмә кора. Шулай булгач, барысы да җитди. Миңа калса, котылу чарасы – ул вакцинаны гомуми ясатуда, – дигән нәтиҗә ясады педагогия хезмәте ветераны.
Тәтеш районында бүгенге көндә коронавирустан 696 кеше прививка ясаткан. Вакцинацияне узарга теләүчеләр Тәтеш үзәк район хастаханәсенә мөрәҗәгать итә алалар. Вакциналар бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев