Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Укуы тагын да кызыклырак!

Районыбызның ике авылындагы гомуми белем бирү мәктәпләрендә: Олы Тарханда (“Тәтеш таңнары, № 71) һәм Алабирдедә “Үсеш ноктасы” дигән санлы һәм гуманитар төрдәге белем бирү үзәге ачылды.

(Тәтеш, 5 октябрь, "Тәтеш таңнары", Марсель Шәрәфиев, сурәт гәҗит фотобанкыннан). “Мәктәпкә “Мәгариф” илкүләм проектының “Заманча мәктәп” федераль проектын тормышка ашыру кысаларында заманча җайланмалар кайтарылуына без сөенәбез, – дип уртаклаша Алабирде урта мәктәбе директоры Ваһап Гарифуллин. – “Технология”, “Информатика”, “Тормыш иминлеге нигезләре” фәннәре буенча балаларны укытуга яңача якын килү өчен өч педагог: Илһам Мәүлетов, Тәслим Фәтхуллин, Рөстәм Гарифуллин үз юнәлеш­ләре буенча квалификацияләрен үстерүне узды”. 

Балалар бүгенге көндә табиб килгәнче беренче ярдәм күрсәтүне үзләштерү өчен манекеннарны бик теләп файдалана (рәсемдә), робот техникасының 3 төрен өйрәнү белән шөгыльләнә. Мәктәп шулай ук 3 квадрокоптер алган, боларны бинада да кулланырга мөмкин, шуңа күрә алар әлегә мәктәп спортзалында оча. Шахмат зонасы – ял итү урыннарын балалар гына түгел, олылар да яратып өлгергән. Биредә акыл уеннары аерым танылу белән файдаланыла. Планлы күләмдәге эш күренеп торган нәтиҗәләр китерә. Балаларга тигезләшер, үрнәк алыр кешеләр бар. Айгөл һәм Шамил Гарифуллиннар республиканың күп тапкырлар чемпионы булды, бөтенроссия ярыш­ларында катнашучы Ралинә Заһидуллина укыган чакта ук шашка буенча спорт мас­теры кандидаты исемен яулады. Аларның исемнәре мәктәп тарихына язылган.

“Безгә уңыш елмайды! – дип уртаклаша тугызынчы сыйныф укучысы Гөлинә Гаязова. – Яңа җайланма үсештә ярдәм итәчәк, шулай ук матур итеп бизәлгән классларда без аеруча да тирән белем алабыз. Укуы тагын да кызыклырак”.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев