Укытучы, дус, киңәшче
Әлеге ягымлы, язгы һавадай зәңгәр күзле ханымны безнең районда кем генә белми икән?
(Тәтеш, 8 март, "Тәтеш таңнары", Галина ТАҖЕТДИНОВА, автор фотосы). Бу һәркем тарафыннан хөрмәт ителүче, гомеренең яртысыннан күбрәген, 43 елын педагогия эшчәнлеге белән бәйләгән Валентина Трофимова.
“Тәтешкә 1967 елда эшкә килдем. Кечкенә, ябык идем, ул чакта беренче мәктәп директоры Михаил Басов миңа шулай диде, янәсе мин балалар белән эшли алмыйм, мине ике айга сынау вакыты белән алачагын белдерде, – дип сөйли Валентина Алексеевна. – Сыйныф бүлмәсенә ул бары тик ярты елдан соң гына керде.
Тынлык. Балалардан сорый: “Тәртип бозмыйсызмы?”, ә укучыларның берсе торып басты да болай диде: “Кая тәртип бозарга – сулыш алырга да вакыт юк!”
Химия фәне буенча яшь мөгаллимәгә хезмәттәшләре педагогия эшчәнлегендә үзеңне тота белү тәҗрибәсен өйрәткәннәр, ә ул аларга әлегә кадәр соклана.
“Коллектив үз эшенең осталарыннан тора, иҗадилар. Бездә сугышта катнашучы 7 кеше бар иде, алар безгә дә, укучыларга да үрнәк булып эшләделәр. Бары тик 80нче еллардан соң гына укытучылар мохитендә “яңалык кертүче” сүзе барлыкка килде, ә безнең өчен ул вакытта бу яңалык түгел иде. Мин дә тырыштым, бирелгән югары алымнарга тәңгәл килү өчен үз өстемдә күп эшләдем”, – дип искә ала тәҗрибәле педагог.
Фотоальбомны карыйбыз, күз алдына мәктәп тормышының күренеше килеп баса: балалар парта артларында, такта яннарында, футбол уйныйлар, сәхнәдә чыгыш ясыйлар, ил буенча сәфәрдә – һәм алар арасында яраткан сыйныф җитәкчеләре.
“Менә бу медицина хезмәткәре, монысы – хәрби, бу – укытучы... – дип күрсәтә Валентина Алексеевна. – Без үзебезнең шәкертләрнең шатлыклары, борчулары белән яшәдек. Бала – ул тулы бер дөнья, укытучы һәм тәрбияченең сәнгате – аңа дус һәм киңәшче буларак үтеп керергә мөмкин”.
Белем илендә эшләгән тәтешле ханымның хезмәтен хөкүмәт югары бәяләгән. Валентина Трофимованың “СССРның мәгариф отличнигы”, “Халык мәгарифе отличнигы”, “Татария ССР мәктәбенең атказанган укытучысы” исемнәре бар, төрле дәрәҗәдәге Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.
Әлеге гүзәл зат гаиләдә дә бәхетле булган. Ире, Бөек Ватан сугышы ветераны, намуслы һәм югары дәрәҗәдәге кеше Эдуард Трофимов белән 33 ел тигез гомер кичергәннәр. Яраткан иренең вафат булуы Валентина Алексеевна өчен гаять зур югалту булган, әмма аның күп сандагы киң күңелле танышлары кайгы-хәсрәтне кичерергә ярдәм иткәннәр. Тәтешле безнең шәһәрдә ярты гасырдан күбрәк яши, аны иң якын һәм гүзәл урын дип саный. “Язын ничек итеп бакчалар шау чәчәккә күмелә, күңел сөенә”, – ди ул.
Хезмәт ветераны ветераннар халык хорында, “Ретро җыр” вокаль төркемендә шөгыльләнеп, җанына ял ала, йорты янәшәсенә чәчәкләр утырта, күңеленә хуш килгән кешеләр белән аралаша. Кайчакларда аңа олыгаеп киткән яшь кеше яки оныгын җитәкләгән әби эндәшә: “Исәнмесез, Валентина Алексеевна, хәлләрегез ничек?”, һәм аларның хәтерендә күңелле мәктәп еллары яңара...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев