Уңышка ирешү азык хәстәренә бәйле
(Тәтеш, 18 ноябрь, “Тәтеш таңнары”).
Яхшы азык базасы – ул терлекчелек тармагында күп сөт саву һәм артым алу, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең тотрыклы икътисады, бу – авыл эшчәннәренең җитешлеге дигән сүз.
Азык әзерләү мәсьәләсе буенча аграрийларның никадәрле нәтиҗәле эшләвенә карап, терлекчеләрнең хезмәт уңышы да турыдан-туры шуңа бәйле булачак.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, районда бер шартлы малга уртача 37,5 центнер азык берәмлеге әзерләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев