Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Урак өсте – ул эш осталыгына сынау

Районда “Иң яхшы комбайнчы” исеменә ел саен ярыш оештырыла.

(Тәтеш, 19 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). Хезмәт көндәшлеге шартлары нигезендә, районыбызда уңыш-2020не урып-җыюда ирешкән уңышлары өчен комбайнчыларны район башлыгы Рәмис Сафиуллов Рәхмәте һәм премияләр белән бүләкләү дәвам итә. 

Районда беренчеләрдән булып, икенче төркемдәге комбайнда 550 тонна ашлык суктырган “Ш. И. Хөсәенов” хуҗалыгы комбайнчысы Сирень Хисаметдиновка Рәхмәт һәм акчалата бүләк тапшырылды. Сирень Дамир улы уртаклашканча, ул 1994 елдан бирле механизатор булып эшли, әлеге һөнәр күңелемә хуш килә, дип раслый тәҗрибәле белгеч. “Нива” авыл хуҗалыгы предприятиесе комбайнчыларына акчалата премияләр тапшырылды: Сергей Сизов икенче төркемдәге комбайнда 850 тонна ашлык суктырып алып, районда икенче комбайнчы булды, кыр эшчәннәренең үзенә бер төрле Мактау пьедесталының өченче баскычын шушы ук төркемдә Андрей Сумбаев яулады.  Механизаторларның икесе дә Тәтеш икмәген җыеп алуда беренче ел гына катнашмый. Алар үз эшләренә зур җаваплылык белән карый, алтынсу төстәге тук башакларны сыйфатлы, югалтуларсыз җыеп ала. “Содружество” комбайнчылары бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтә: Сергей Ивлев икенче төркемдәге комбайнда 2500 тонна ашлык суктырып, районда беренчелекне алды, өченче төркемдәге комбайнда 2500 тонна иген суктырып алган Сергей Филатов икенчелекне яулады. Авыл хуҗалыгы производствосы алдынгыларының быел да үз осталыкларын чираттагы тапкыр раславы ихластан сөендерә. 

фото: архив/Авангард
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X