Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Урамдагы сабыйларны җәлеп итеп тора

Шәһәрле уен мәйданчыгын үз куллары белән ясаган.

(Тәтеш, 15 август, "Тәтеш таңнары"). Редакциябезгә күптән түгел гәҗит укучыбыз Роза Лизунова шалтыратты һәм Тәтештәге Производство урамында балалар вакытларын уздырырга ярата торган мәйданчык барлыгын, ә аны үзенең йорты янәшәсендә Александр Самаркин ясап куюын хәбәр итте. Оста куллы ир-атны без нәкъ тә менә шунда очраттык та инде.

“Төзелешне мин әле оныгым туарга ­тиешле вакытта ук уйлап куйдым, хатыным Елена хуп­лады, – дип сөйли Александр Пет­рович. – Безнең урам зур түгел, тыныч, балалар бар, ә аларга уйнарга урын юк, барысы да юлга йөгереп чыгарга омтылалар. Башта таучык ясадым, аннары комлык, шуннан соң баскыч, таганнар, карусель. Баганалар нык һәм куркынычсыз булсын өчен аларны утырту өчен бетон эшләрендә күршем Илшат Сабирҗанов ярдәм итте”.

Тәтешле үзенең төзелеш материалларын сайлаган, кайбер нәрсәләрне сатып алган, ә эшләү осталыгы турында әйтеп торырга да кирәкми, элек ул “Сельхозтехника”да эретеп-ябыштыручы булып эшләгән. ­“Монда нинди катлаулылыгы булсын, тимер бар, эш ко­рал­­­лары шулай ук, аласың, бөклисең, такталар бер­кетәсең, буй­ыйсың, эскә­мияләр әзер”, – дип фикер йөртә Александр Самаркин. 

Оныклары Лиза белән Даниил кунакка килгәч сөенеп туя алмыйлар, аларга барыннан да биг­рәк таганнар ошый, ә инде күршеләрендәге дуслары килгәч, кару­сельдә әйләнәләр. Йорт хуҗасының кызы Анна уртаклашканча, уен мәй­данчыгы җәйге вакытларда алар урамындагы балалар гына түгел, шулай ук күршеләрнекеләр өчен дә җәлеп итү үзәге булып тора. “Монда кичләрен без күпләп булабыз, барыбызга да күңелле, – ди мәктәпкәчә яшьтәге чая кыз Лиза. – Һәм һәркемгә дә урын җитәрлек. Боларның барысын да бабай ясаган, ул безнең гади генә түгел, ул безнең алтын”. 

Ә тәтешле кулларын ишарәләп, елмаеп болай ди: “Мондый сүзләрдән соң ничек тырышмыйсың ди инде? Барысы да алар өчен, балалар өчен, билгеле булганча, ә чит-ят ­балалар ­булмый”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев