Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Урман питомнигы булдырырга хыялланалар

Тәтештәге татар урта мәктәбендә мәктәп урманчылыгы өченче ел эшли

(Тәтеш, 12 февраль, “Тәтеш таңнары”, Мария Храмова). Биология һәм география укытучысы Гөлфия Хөснетдинова яшь натуралистлар берләшмәсенә җитәкчелек итә.

– Мәктәп урманчылыгын оештыру идеясе директорыбыз Миләүшә Мөниповна Халитованыкы. Укытучылар бу башлангычны хупладылар, мөһим һәм кирәкле эш белән шөгыльләнүне миңа ышанып тапшырдылар, – дип сөйли Гөлфия Мәҗит кызы. – Без Тәтеш урманчылыгы белән хезмәт­тәшлек турында килешүне имзаладык. Минем “Яшь урманчы” авторлык программам буенча атнага бер тапкыр дәрестән тыш шөгыльләнәбез. Балалар белән болай итеп эшләү рәвеше укучыларда урманчылык һәм агачларны үстерә белү өлкәсендәге хезмәтләрне һәм күнекмәләрне белү, белемнәрне ныгытуны һәм тирәнәйтүне булдыру мөмкинлеген бирәчәк, кемгәдер булачак һөнәр сайлауда ярдәм итәчәк. Моның белән беррәттән ул безнең мәктәп укучыларында актив гражданлык торышы, табигатьне, туган якны яратуга һәм аңа сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүгә йогынты ясый. 

Педагог үз эшчән­леген­дә тәҗрибәгә юнәлде­релгән өйрәнүгә таяна. Ул тикшеренү, эксперимент, тәҗрибә ясау, лаборатор эшләр балаларга үзләре өчен кечкенә ачыш ясау, белемнәрен тәҗрибәдә куллану мөмкинлеген би­рә дип билгеләп үтә һәм Конфуцийның сүзләрен китерә: “Миңа әйт – һәм мин онытачакмын, миңа күрсәт – һәм мин истә калдырачакмын, эшләп карарга бирсәң – мин аңлаячакмын”. 
Биология фәне буенча тәҗрибәле укытучы Тәтеш урманчылыгы белән үзара хезмәттәшлектә булуларын билгеләп үтә, ул үзенең яшь ярдәмчеләрен махсус кием белән тәэмин иткән. 

– Балаларга питомникка бару ошый, анда без агач үсентеләрен, эштә кулланылучы җайланмаларны күрәбез, – ди укытучы. – Хезмәткәрләр безгә кошларга оя ясау өчен төзелеш материаллары бирәләр, аннары без аларны парк­та урнаштырабыз. Урман үсентеләрен көнкүреш чүп-чарыннан җыештыру буенча бездә бердәм акцияләр уза.   

Мәктәп укучылары Новосибирскийдагы химия биологиясе һәм фундаменталь медицина институтын үзләренең парт­нерлары дип саныйлар, алар белән дә шулай ук хезмәттәшлек турындагы килешү төзелгән. 

– Без “Микробларны тикшерү” проекты булдырдык, аның буенча чыгыш ясау планлаштырыла, – дип уртаклашты Гөлфия Хөснетдинова. – Без азотны ачыклаучы бактерияләргә игътибар итеп, туфракны тикшердек. Институттан безгә тәҗрибә үткәрүле лаборатор эшләр өчен кирәкле җиһаз җибәрделәр. Туфракны без шулай ук институтка тикшерүгә җибәрәбез, анда туфрак составына тагын да җентекле анализ ­уздырыла.   
Укучылар мәктәп ур­манчылыгының республика слетына барганнар, лаек­лы чыгыш ясый алганнар. Алар әлегә җиңүчеләр арасында юк, әмма “Туфрак атласы” Бөтенроссия конкурсында ирешкән уңышлары бар. Мәктәп урманчылыгы яшь натуралистларның республика конкурсында катнашып лауреат булган, аларның инициативасын Олы Тархан урта мәктәбе коллективы да хуплаган.  

Данила Дружинин, “Яшь натуралистлар-2022” рес­пуб­лика конкурсы лауреаты:
– 2021 елның кө­зендә безнең тарафтан көньяк рус тарантулы табылды. Ул Татарстанның кызыл китабына кертелгән. 2021 – 2022 еллар дәвамында мин аңа лаборатория шарт­­ларында күзәтү үт­кәрдем. Аның үз-үзен тотышы мине аеруча да кызыксындырды, эшләү дәверендә мин үземне чын галим-арахнолог итеп хис иттем.

Сабина Ятимова, “Экопульс” яшь натуралистлар отряды вәкиле: 
–     Миңа тәҗрибә дә­рес­­ләре, агач ­үсен­теләре утырту, ­шулай ук агач­ларның исәбен бил­геләү, урманчылык җай­ланмаларын өйрәнү ошый. Мин та­бигатькә, кошларга күзәтү алып барам, кышын аларга өйдән җимнәр салам, ә язын “Һәр кошның – үз йорты” акциясендә ­катнашам.  

Мәктәп ­урманчылыгы җитәкчесе балаларга мөс­тәкыйль тәҗрибә алу кирәк, ә моңа бары тик тәҗрибә белән генә ирешергә мөмкин дип белдерә. 
– Гади мисал, – ди ул. – Без агач үсентеләре утырту белән күп шөгыльләнәбез, чөнки балалар аны ничек итеп дөрес утыртырга кирәклеген белергә тиеш. Үсемлекләрне һич­шиксез карап торырга, алар яхшы тамырланып китсен өчен су сибәргә ки­рәк. Үз хезмәтеңнән рухи канәгатьләнү дә аласың инде, әлбәттә. Минем мәктәп территориясендә тәҗрибә питомнигы булдыру хыялым бар. Быел без кечерәкне оештырдык, анда 30га якын савыр үсентесе урнаштырдык, алар кышны ничек чыгарлар икән дип борчылабыз. Агач үсентеләрен үз кулларыбыз белән орлыктан башлап үзебез үстереп, шәһәрне яшелләндерүдә үз өлешебезне кертәсе­без килә.  

фотоны Гөлфия Хөснетдинова тәкдим итте 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев