Урманның ничек барлыкка килүе турында
“Урман – безнең байлыгыбыз” дигән гыйбарәне еш ишетәбез, әмма һәр агачка, һәр куакка кешеләр тарафыннан никадәрле хезмәт куелуы турында бик сирәк уйланабыз.
(Тәтеш, 15 сентябрь, "Тәтеш таңнары", Елена Викторова (автор фотолары)). Урман хезмәткәрләре көне алдыннан без изгеләрдән-изге урынга күз салырга булдык һәм урман питомнигына юл алдык, ул шәһәрдән берничә чакрымда урнашкан. Нәкъ тә менә биредә агачларның беренче үсентесе якты дөньяга шытым чыгара.
Безне Тәтеш урман хуҗалыгы җитәкчесе урынбасары Юрий Малькин озатып йөри.
Чәчелгән орлыкларны үстерү тәртибенең катлаулы булуы хакында юлда барганда беләбез. “Орлыкларны җиргә утыртыр алдыннан без аларны сыйфатын билгеләү өчен урман орлыкчылыгы станциясенә җибәрәбез. Таныклык язуы алабыз һәм язны көтәбез. Утырту материалы тигез чыксын өчен бер елдан алып ике елга кадәр вакыт кирәк, ә утыртылган үсентеләр кимендә 12 сантиметр биеклектә булырга тиеш. Аннары алар казып алына һәм урман культурасы фондына утыртыла, беренче чиратта үсентеләр тоташ киселгән, ачыклыклы, шулай ук ерганак-чокырлы урыннарга утырту өчен файдаланыла. Быел, мисалга, 460 меңнән артык чәчеп үстерелгән үсенте утыртыла”, – дип сөйли ул.
Шул арада питомникка килеп җитәбез, анда территорияләрне утау бара. Әлеге эшкә урманчы Олег Кулумбегов җитәкчелек итә. Киләсе чәчүлек өчен әзерләнгән кара пар җире яшел шытымнар күренешендә караңгы сызык булып аерылып тора. Питомникта өч бүлек: чәчелгәннәр, уртачалар, ботаклы үсентеләр. Соңгысының территориясендә кызыл тал һәм гибридлы тирәк үсә. Әлеге культуралар, башкалардан аермалы буларак, ботаклардан үрчи, алар 95 процентка кадәр тамырланып китә, ләкин, Юрий Михайлович әйтүенчә, “иң мөһиме, вакытны кулдан ычкындырмау”.
Белгечләр сүзләренә караганда, ылыслы үсентеләр – иң нәзберекләре. Ә менә яфраклы агачлар белән әллә ни мәшәкатьләр килеп тумый.
Питомник территориясендә барлыгы гомуми мәйданы 3,6 гектарда унлап культура үсентесе: акацияләр, каеннар, имән, чыршылар, карагай, нарат, ак чыршы, тирәк, таллар үстерелә, быел әлеге исемлек ат каштаны белән тулыланган.
Яшь имәннәрнең бизәкле кырлы яфраклары көзге җилдә тибрәлә, яшь чыршыларның кабарып торган ылыслары күзләрне иркәли: бик тиздән алар иксез-чиксез урманнарда үз урыннарын алачак һәм җылы кояшка ашкынып үсеп китәргә омтылачак.
Тәтеш урманчылыгы хезмәткәрләре Тәтеш, Кама Тамагы территориясендә, Апас һәм Буа районнары өлешендәге 37 мең гектар урман үсентеләренә хезмәт күрсәтә. Предприятие белән Ранил Рәхмәтуллин җитәкчелек итә, аның кул астында 27 кеше эшли, шуның 18е – инспекторлык составы.
Урман байлыгын саклау һәм арттыру буенча уртак эшкә Рәис Халитов җитәкчелегендәге Тәтеш урман хуҗалыгының 33 хезмәткәре үз өлешен кертә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев