Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Уртак эш һәрвакытта берләштерә”

Льяш авыл җирлеге башлыгы Ирина Тихонова әйтүенчә, быел Льяш, Ямбакты, Олы Бисәр авылы кешеләренең күпчелеге үзара салым программасында катнашкан.

(Тәтеш, 16 ноябрь, "Тәтеш таңнары"). “Үзара салым программасы – ул авылны үстерү өчен зур булышлык, ул һәркемгә үзенең кече ватанын төзекләндерүдә үз акчалары белән шәхси өлеш кертә алу мөмкинлеге. Республикабыз хөкүмәте дә бит җыелган акчаны тагын 4 тапкырга арттыра”, – дип уртаклаша Ирина Алексеевна. – Программага битараф калмаган һәм аңарда катнашкан барлык кешеләргә минем ихтирамым зур, моның ярдәмендә без авылларда күп эшләр башкара алдык. Ямбактыда яшәүчеләр программада иң актив катнаштылар (100 процентка якын)”.

Льяш авыл җирлегендә яшәүчеләр үзара салым программасы буенча 2019 елда 157 мең сум җыйган;ТР Хөкүмәтенең финанслау акчасы – 628 мең сум; барлыгы 785 мең сум.

Акча юлланган:

җирлекнең барлык торак пунктларында урам яктырткычлары булдыруга һәм яңартуга
(соңгы 3 елда җирлектә яктырткычлар саны 3 тапкырга арткан, шул исәптән үзара салым программасы акчасы да);

 Льяштә һәм Олы Бисәрдә су белән тәэмин итү системасын агымдагы ремонтлауга;

җирлекнең барлык авылларында агымдагы ике атна дәвамында видеокүзәтү системасы сатып алуга һәм урнаштыруга;
 җирлектә өч зиратны тимер рәшәткә бе­лән коймалап алу буенча эшләрне тәмамлауга.

Ирина Алексеевна авыл кешеләренең планнары белән уртаклашты. ­“Ямбактыда Бөек Ватан сугышында

Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан яңа обелиск урнаштырыр­га һәм төзекләндерергә телибез, безнең җирлектәге барлык торак пунктларда урам юлларын ремонтлау мәсьәләсе әһәмиятле”, – диде Ирина Тихонова.

“Бездә эш сөючән һәм ярдәмчел кешеләр яшәве сөендерә”, – дип дәвам итә җирлек башлыгы. – Менә, мәсәлән, безнең “Маяк” авыл хуҗалыгы предприя­тиесе җитәкчесе Алексей Ахтонов (автор искәрмәсе – Ирина Тихонова һәм авыл кешеләре әйтүенчә, хуҗалык җирлекне төзекләндерүгә дә, юл кырыйларындагы үләннәрне чабарга да, урамнарны кардан чистартырга да, барлык бәйрәмнәрне оештырганда һәрвакытта ярдәм итә) Льяштә кое өчен бетон алкалар сатып алган һәм урнаш­тырган, үземнең шәхси акчага мин кое өчен материал сатып алдым һәм аны төзү эшенә түләдем, ә авылдашлар Юрий Ахтонов белән Александр Тронягин аны төзекләндерүдә киңәш белән дә, эш белән дә булышты – кое өчен җыйнак капкачны, уңайлы эскәмияне һәм хәтта кое өчен чиләк элгечне дә үзләре ясадылар. Кешеләр өчен яңа кое уңайлылык тудырды һәм авыл да матурланып китте. Туган җирне барысы бергәләп кайгыртканда, ул һәрвакытта яхшы нәтиҗә бирә, өстәвенә әле ­уртак эш һәрвакытта берләштерә”. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев