Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Уртак җитешлек – һәркемнең өлеше

Торак милекчеләре мәнфәгатен кайгыртучы йорт советы рәисе, кешеләр аны йорт буенча өлкән дип атап йөртә, күп фатирлы йорт белән идарә итү системасын күз уңында тота.

(Тәтеш, 2 июль, "Тәтеш таңнары"). Гәҗитебез битендә без нәкъ тә менә әлеге кешеләр – йорт буенча өлкәннәр – һәм аларның эше хакында язабыз.  

Шушы араларда без Карл Либк­нехт урамындагы 17нче йортта булдык, ул Тәтеш шәһәренең ­“Үзәк” территориаль иҗтимагый үзидарәсенә (ТИҮ) керә. 

Татьяна Киселева (рәсемдә – алгы планда) 12 фатирлы йортка өлкән итеп ун ел элек гомуми җыелышта кешеләр тарафыннан сайлап куелган. 

“Безнең йортка 2006 елда килеп урнаштылар, ул матур, эшләнеше уңайлы, –  ди Татья­на  Александровна. – Гүзәл шәһәребезнең үзәгендә яшибез, һәм, театр кием элгечтән башланган кебек, кешеләр йорт хакында аның тирә-юнь территориясе буенча фикер йөртәләр. Без аны төзекләндерергә тырышабыз: җыештырырга өмәләргә чыгабыз, яшелләндерү белән шөгыльләнәбез – йорт янына миләш үсентесеннән һәм декоратив куактан аллея утырттык”. Шәһәрлеләр чис­талык һәм йорт яны территориясен карап торыр өчен экономить итеп тормыйча, ТКХ предприятиесеннән ишегалды себерүчене яллап куйганнар. 

“Безнең ишегалды” республика президенты программасының нәтиҗәлелеген үзләре күреп инанганнар, моңа сөенеп туя алмыйлар. “Хәзер безнең ишегалды асфальтланган, яхшырды, пөхтә, – дип уртаклашты әлеге йортта яшәүче Валентина Спиридонова. – Андый прог­раммалар күбрәк булсын иде”.

Битараф булмаган кешеләр йортта яшәүне тагын да имин һәм уңайлы итәргә тырыша. Мисалга, биредә элекке керү ишеген яңага, электр магнитлы бикләвечлегә алыштырырга булганнар, бу очраклы кешеләрнең керүен чикләү мөмкинлеген  бирә. “Чынлыкта, домофон сатып алсаң яхшы булыр иде дә, ләкин бу кыйммәтрәк, – дип фикер йөртә йорт буенча өлкән. – Электр магнитлы биккә тукталдык, магнитлы карточка-санагыч аның ачкычы  буларак хезмәт итә. Счетта безнең акча бар иде, идарәче кампаниягә мөрәҗәгать иттек, һәм карарны тормышка ашырдык, шулай ук баскыч мәйданчыкларында тәрәзәләрне алыштырдык, яңа плитка түшәдек”.
Татьяна Александровна башка хезмәтләр ягыннан да үзара аңлашу булуын билгеләп үтә һәм су белән тәэмин итү торбасы өзелү, подвалның су белән тулу, һәм су-канализация оешмасы эшчеләренең суны тиз арада суыртып алу очрагын искә төшерә. Хатын-кыз көнкүрештә кирәкле башка хезмәтләр дә алга таба  шундый мөнәсәбәттә булырлар дип өметләнә. 

Проблемалар турында сүз чыккач, йорт буенча өлкән өченче каттагы фатирларның түшәменең дымланып торуына борчыла. “Түбәсен алыштырсыннар иде”, – дип уртаклаша ул планнары белән. Биредә әле тагын подъездга ремонт ясарга ниятлиләр, йортта яшәүчеләр эшчеләргә үз ярдәмнәрен күрсәтергә – өйалдына томалаулы керү юлы ясарга әзер.

Яшәүчеләр ­пандемия бе­лән бәйле ­подъездны де­зинфекцияләү әйберләре белән җентекләп җыеш­тырганнар. Татьяна Александровна йорт буенча күршеләре турында хөрмәт белән сөйли, аларның барысын да – торак-коммуналь хезмәтләргә бурычлары булмаган, җаваплы түләп баручылар буларак сөйли. Йорт буенча өлкән Инсаф Җәләлетдинов, Иван Барашков, Зөбәйдә Кадыйрова, Валентина Спиридоноваларны үзенең ярдәмчеләре дип атый һәм барлык яшәүчеләрнең дә булышлыгыннан, аңлавыннан башка үзләренең уртак йортларында шартларны яхшырту мөмкин булмавын, һәркемнең үзеннән өлеш кертүен раслый. 
Инсаф Җәләлетдинов, Тәтеш районы имам-мөхтәсибе: “Безнең йорт буенча өлкән – хөрмәтле кеше, ул бер генә сорауны да игътибарсыз калдырмый.  Татьяна Александровна кешеләр белән эшли һәм уяу була белә”.

Дмитрий Пирогов, “Үзәк” ТИҮ җитәкчесе: “Татьяна Александровна йортта яшәүчеләрнең мәнфәгатьләрен идарәче компания дәрәҗәсендә дә, башка хезмәтләр дәрәҗәсендә дә, шәһәр хакимияте дәрәҗәсендә дә яклый. Һәм һәркайда аңлау таба”.

Очрашуыбыз азагында хатын-кыз йортларында яңа кешеләр белән артуы хакындагы шатлыгы белән уртаклашты. “Бездә хәзер алты сабый, – ди ул. – Оста куллы Алексей Кутяшов, әтиләрнең берсе, сабыйлар өчен комлык ясады, алар анда ата-аналары күзәтүе астында рәхәтләнеп уйныйлар һәм “күмәчләр” пешерәләр. Алга таба йортыбыз балаларның шат авазына күмелсен иде”. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев