Уңыш бәйрәме “Чуклеме”
Тәтеш районында “Чуклеме” бәйрәмен билгеләп үттеләр: халык һөнәрләренең кул эшләнмәләре һәм табигать муллыклары күргәзмәсе бизәлде, мастер-класслар үткәрелде, яңа уңышны җыю йоласы яктыртылды.
(Тәтеш, 18 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). Кошки-Новотимбаево икенче ел рәттән авыл кешеләре, чуаш халкы йолалары белән кызыксынучылар һәм милли аш-суны яратучылар өчен үзенә җәлеп итү урынына әйләнде. Якты кояш җылы нурларын сибә, күктә бер генә болыт әсәре дә юк: сентябрьнең матур көне бәйрәм кунакларын шулай сөендерә! Анда тәтешлеләр генә түгел, шулай ук Татарстан һәм Чуашиянең башка торак пунктларыннан килгән вәкилләр дә бар.
Кунакларны милли киемнәр кигән кызлар һәм балалар каршылый, алар күңелле тантанага кушылырга чакыра.
Аннан соң тагын бер мөһим вакыйга: истәлек ташын ачу була, анда Кошки-Новотимбаевода туган чуаш мәгърифәтчесе Иван Яковлевның киләчәк буынга “Бер-берегез белән дус булыгыз” дигән мөрәҗәгате чокып язылган.
Мәйданда кешеләр бик күп: музыка уйный, мул өстәлләр артында милли ризыкларны авыз итеп карарга тәкъдим итәләр, уен мәйданчыгыннан сабыйларның шат авазы ишетелә, халык иҗаты әсәрләре төрлелеге белән сокландыра.
“Кер сари” дигән чуаш эчемлеген бәяләүчеләр тәкъдим ителгән үрнәкләрдән 9ын иң тәмлесе буларак сайлыйлар. Аны әзерләүдә һәрбер хуҗабикәнең үз сере кулланылган, шуңа күрә һәр эчемлекнең тәме дә кабатланмаслык булып килеп чыга.
Авыл кешеләрен һәм кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев сәламләде.
“Без “Чуклеме”не икенче ел бәйрәм итәбез. Әлеге тантана матур гадәткә керер һәм һәр көзне мул уңыш белән каршыларбыз дип ышанам”, – диде ул.
Тәтеш районының чуаш милли-мәдәни үзәге рәисе Володар Тимофеев җыелучыларга тынычлык һәм игелек теләп мөрәҗәгать итте.
Мәртәбәле кунаклар арасында – Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров, “Чуаш милли конгрессы” МОО вице-президенты Анатолий Ухтияров, Чуашия Республикасы Башлыгы каршында эшләп килүче аксакаллар Советы рәисе Лев Кураков, ТР чуаш милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Владимир Иванов һәм башкалар.
“Чуклеме” бәйрәме чуаш халкы тормышында мөһим һәм әһәмиятле вакыйгаларның берсе дип санала. Ул үз эченә уңыш җыюны ала һәм рәхмәтле гыйбадәтләр, сый-хөрмәт, җиргә, хезмәткә һәм ыру-җәмгыятькә дан җырлау белән билгеләнә. Боларның барысының да нигезендә якты күренешләр белән театральләштерелгән кереш бүлек яктыртылган.
Тантаналы өлештән соң Чүпрәле, Тәтеш районнары, Татарстан, Казан, Чуашия Республикалары һәм Ульяновск өлкәсе коллективлары катнашында концерт программасы башланды. Тамашачылар артистларны көчле алкышлар белән каршылады, алар таныш җыр сүзләрен ишетеп, бергә кушылып җырлады.
Чуашиянең Комсомол районы “Илем” фольклор ансамбле катнашучылары бәйрәмдә беренче тапкыр. “Бүген ике халык җырын башкардык. Безне яхшы каршы алдылар. Матур тәэсирләр калды. Һичшиксез тагын киләчәкбез”, – дип уртаклашты алар.
Хатын-кызларның сәйлән, тимер тәңкәләр белән бизәлгән баш киемнәре кояш нурларында ялтырый, чуаш халык көйләре яңгырый, Кошки-Новотимбаево авылында уңыш бәйрәмен күңелле итеп билгеләп үтәләр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев