Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Уңыш кемгә елмайды?

Бүләкләр алырга, аеруча да яңа елда, һәркем ярата.

(Тәтеш, 14 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). “Авангард” газетасы редакциясендә абунәчеләр арасында призлар уйнатылды. Анда 2022 елның беренче ярты еллыгына район газетасын яздыручыларның абонементлары катнашты.    

Бүләк уйнатуга 358 квитанция күчермәсе килде. Гадәттәгечә безгә тәтешле Олег Евсеев ярдәм итте. Ул лототрон барабанын әйләндереп, абунәчеләребезнең фамилияләре язып төрелгән кәгазьне алды. Бу юлы Богдашкинодан Мария Горбуновага (ризыклар кисү тактасы), Олы Шәмәктән Людмила Самаркинага (электр чәйнеге), Югары Тарханнан Зинаида Леонтьевага (су чистарту өчен фильтр) бәхет елмайды. Тәтештән Александра Ерусланова (үтүк), Наталья Кулагина (контейнеры белән угыч), Олег Мазюкин (мантый пешерү җайланмасы), Вера Большакова (блендер), Нинэль Мурзаева (су өчен җыелма) отты. Тәтештән Оркыя Камалиева редакциядән төп приз­га – термопотка ия булды.   

Безгә Оркыя Хафиз кызы сөйләвенчә, ире дә, үзе дә – тумышлары белән Кама Тамагы рай­оныннан, шулай да алар Тәтештә гомер кичерәләр. Безнең басманы ярты гасырга якын алдыралар икән. 
– Бүләк отармын дип ышанмаган да идем, шулай да күңелнең бер читендә: ә бәлки уңыш елмаер, дигән өмет булды. Миңа редакциядән бүләк отуымны шалтыратып әйткәч һәм котлагач, берникадәр дулкынландым, ә инде кулыма термопотны алгач – ихластан шатландым, – ди хезмәт ветераны. – Көтелмәгән мондый сөенеч яңа елның үзенчәлекле күчтәнәче булды. Термопот аш-су бүлмәсендә гаиләбезне һәрчак кайнар чәй белән көтеп ­торачак.


реклама  

16+ 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев