Үз мөмкинлегеңә ышанырга кирәк
Тәтеш районында 1нән 10 декабрьгә кадәр инвалидлар ункөнлеге узды.
Аның максаты – мөмкинлекләре чикле гражданнарның проблемаларын, аларның социаль һәм матди ярдәм буенча көнүзәк мәсьәләләрен хәл итүгә җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү.
Тәтеш районының социаль яклау бүлеге һәм ведомство карамагындагы учреждениеләр тарафыннан зур эш үткәрелде.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре авыл җирлекләрендә яшәүче сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләрне гомуми суммасы ярты миллион сумнан артыклык бүләкләр белән тәэмин итте.
“Үз игелекләрең белән бүлеш” акциясе кысаларында алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Ләлә Кудерметова сәламәтлекләрендә тайпылышлары булган инвалид балалар тәрбияләнүче җиде гаилә яшәгән йортка барды һәм аларга бүләкләр тапшырды.
“Форпост” яшьләр оешмасы үзәге халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтүче “Тәтеш балкышы” үзәгенең көндезге төрдә социаль хезмәт алучы төркемдәгеләр өчен бию флешмобы һәм алда торган бәйрәм – Яңа ел чыршысы символын ясау буенча мастер-класс оештырды.
Тәтеш районының халык мәшгульлеге үзәге сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле затлар өчен махсус вакансияләр ярминкәсе үткәрде.
Олы Шәмәктәге картлар һәм инвалидлар интернат йортында тәрбияләнүчеләр “Мәдәният волонтерлары” тәкъдим иткән концерт программасын карый алды, ә шәһәрдә яшәүчеләр, “Яңа гасыр” мәдәни-күңел ачу үзәгенә килеп, “Дуслар арасында” балалар һәм яшьләр фестиваленең музыкаль кунакханәсен карап хозурландылар. Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар “Бик ерактагы бер патшалыкта” дигән әкияти сәяхәттә булдылар.
Район мәдәният йортында узган “Иске патефон көйләре” дип исемләнгән музыкаль ретро-кичәдә тәтешлеләр узган еллар мохитенә кайтып килде.
Үзәк китапханәдә “Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте”нең җирле оешмасындагы тәтешлеләр өчен “Мәрхәмәтлелек тамчысы белән күңелләрне җылытыйк” дигән игелек сәгате булып үтте.
“Барс” спорт-сәламәтләндерү комплексында сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар һәм өлкәннәр арасындагы фестивальдә катнашучылар көчләрен, җитезлекләрен күрсәтә алдылар.
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында райондагы уку йортларында сыйныф сәгатьләре, әңгәмәләр, акцияләр булды, мохтаҗларга волонтерлык ярдәме күрсәтелде.
Шәһәр мунчасында сигез кеше ташламалы юынудан файдаланды.
Тәтеш районындагы оешмалар һәм учреждениеләр “Уңайлы мохит” Тоталь тестының гомумроссия акциясенә кушылдылар.
Тәтеш татар урта мәктәбе укучылары районның сукырлар җәмгыятенең социаль эшләрен оештыру хезмәткәре Екатерина Деревенская белән очрашты. Укучылар җәмгыять вәкилләре үткәргән проектлар һәм чаралар, сукырларга һәм күзләре начар күргән кешеләргә көндәлек тормышта ярдәм итү өчен нинди җайланмалар һәм технологияләр кулланылуы турында белделәр.
– Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләргә карата игътибарлылык ункөнлек кысаларында гына калырга тиеш түгел, аларга көндәлек тормышта да безнең кайгыртучан мөнәсәбәт булырга тиеш, – дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Николаева.
фотоны “Форпост” яшьләр оешмасы үзәге тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев