Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Вак-төякләр булырга тиеш түгел

Тәтеш районында юл хәрә­кәте иминлеген тәэмин итү буенча ведомствоара ­комиссия утырышының темасы юл-тран­с­порт һәлакәтләрен, балаларның юл-транспортта имгәнүләрен профилактикалау чаралары һәм башка мәсьәләләр булды.

Россия Эчке эшләр министр­лыгының Тәтеш районы буен­ча дәүләт автоинспекциясе бүлеге начальнигы  Рәмис Фаризов быелның 8 аендагы эш нәтиҗәләре турындагы доклад белән чыгыш ясады: 

– Район территориясендә 4 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, аларда 6 кеше төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алды. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан исәп-хисап бирү вакытына юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 921 очрагы ачыкланды, шуларның 31е исерек хәлдә транспорт белән идарә итү факты, 12 очрак – йөртү хокукына ия булмаган яки йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән кешеләрнең транспорт белән идарә итүе, 414 очрак – иминлек каешын эләктермичә транспорт йөртү һәм башкалар. Агымдагы елның 8 ае йомгаклары буенча районда суд карары нигезендә транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән 65 кешедән икесенең машина йөртү таныклыгы алынмыйча кала бирә. Әлеге кешеләр районда яшәми.

Район башкарма комитетының мәгариф бүлеге ­начальнигы Гөлнара Кирилина Тәтеш райо­нының белем бирү  учреж­дение­лә­рендә балаларның юл-транспортта имгәнүен профилактикалау, юл­лар­ның яшь инспекторлары эш­чән­леген киң җәелдерү буенча чаралар үткәрелүе турында сөйләде.

“Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ начальнигы Наил Агишев үз чыгышында автомобиль юллары сакланышының мөһимлеген билгеләп үтте.

–     Авырлыгы 40 тонна булган бер авыр йөк транспорты йөрү йөз мең җиңел автомобиль йөрүгә тиң. Узган елны Апас – Тәтеш һәм Тәтеш – Олы Тархан – Ундоры юлларында түләүле трасса төзелгәндә проб­лемалар булды, шул сәбәпле елга ике мәртәбә диярлек төзекләндерү ясалды. Балансны тотучының һәм район башкарма комитетының уртак тырышлыгы белән проблема хәл ителде. Юл буе полосаларыннан файдалануның билгеләнгән тәртибен үтәүне тәэмин итүгә килгәндә, юллар балансын тотучы белән без юл кырыйлары эшләренә һәм төзелешенә квартал саен аудит уздырабыз. Тәтеш районында хәзер эшли торган алты объект буенча милекче юл буе полосаларыннан файдалануны килешү өчен безгә мөрәҗәгать итте, без ГАИ белән берлектә биш объект буенча кисәтү ясадык, – дип белдерде Наил Агишев. 
Ул штрафларны вакытында түләргә кирәклеген билгеләп үтте, шулай ук мотоцикллар, мопедлар, квадроцикллар, самокатлар кебек махсус йөрү җайланмалары белән идарә итү кагыйдәләре турында искәртте, Татарстанда алар катнашында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләре очракларына игътибарны юнәлтте.

Россия Эчке эшләр министр­лыгының ТР буенча ГАИ идарәсе контроль-профилактика бүле­генең махсус йөкләмәләр ­буенча инспекторы Илназ Гыймадиев хәбәр итүенчә, республикада 2024 елның 7 аенда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу аркасында 88 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 16 кешенең гомере өзелгән, 113е имгәнүләр алган. Аның әйтүенчә, Тәтеш районында шундый бер юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, анда 1 кеше имгәнү алган.

– Җирлек башлыкларына исерек хәлдә транспорт йөртүчеләр факты  турындагы ышанычлы мәгълүматлар алу ниятеннән һәм исерек машина йөртүчеләр катнашындагы һәлакәтләрне булдырмау максатында халык, иҗтимагый оешмалар белән дә хезмәттәшлек оештырырга кирәк. Мондый фактлар турында эчке эшләр министрлыгының дежур бүлегенә хәбәр итәргә мөмкин. Моннан тыш, Тәтеш районында аноним мәгълүмат җиткерү өчен тиешле Телеграм-канал эшли. Үткәрелгән тикшерүләр күрсәткәнчә, нәкъ менә муниципаль юлларда мәктәпләр һәм балалар бакчалары янындагы юл челтәрен төзекләндерүдә шактый проблемалар кала бирә. Булган проблемалар турындагы мәгълүмат беренче чиратта көн саен хезмәт урыннарында булган мәктәп һәм балалар бакчалары директорларыннан килергә тиеш, дип саныйм. Мәсьәләне хәл итү өчен, районның балаларга белем бирү оешмаларының барысын да тикшерү зарур. Дәүләт автоинспекциясе бүлеге һәм башкарма комитет вәкилләре белән берлектә схемаларның һәм юл торышының туры килүен тикшерергә кирәк. Нәтиҗәләр нигезендә, урам-юл челтәрен куркынычсыз торышка китерү буенча чаралар күрергә кирәк, – диде Илназ Гыймадиев.

Район башкарма комитеты җи­тәкчесе, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе рәисе Альберт Гасимов йомгаклау сүзендә узган ел белән чагыштырганда районда юл-транспорт һәлакәтләренең кимүе күзәтелүен билгеләп үтте. Шуңа да карамастан, юлларда машина йөртүчеләргә дә, җәяүлеләргә дә, велосипедта, мотоциклларда һәм мопедларда йөрергә яратучыларга да игътибарлы булырга кирәк.  

–  Уку елы башланды, мин белем бирү оешмалары җитәкчеләреннән мәктәпләрдә, балалар бакчаларында кыска вакыт эчендә ата-аналар белән очрашулар уздыруны, аларга юл хәрәкәте иминлеге таләпләрен җиткерүне таләп итәм. Һәр баланың өйдән мәктәпкә кадәрге маршрутын мәҗбүри рәвештә өйрәнергә кирәк. Әлеге эштә вак-төякләр була алмый, – диде ­Альберт  Әсгать улы. 

Ул авыл җирлекләре башлык­ларына, шәһәр башкарма комитеты җитәкчелегенә юл билгеләре кую мәсьәләсен җентекләп карауны, дәүләт ­автоинспекциясе хезмәткәрләренә мәктәп автобусларын аерым контрольдә тотуны, шулай ук Тәтеш үзәк район хастаханәсе поликлиникасы янындагы территориядә тәртип урнаштыруны йөкләде, анда ике тукталыш урыны булып та транспорт күпләп җыела, бу үтеп-ки­теп йөрүне кыенлаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев