Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Вакытында ярдәм итү зарур

Район полиция бүлегенең балигълык яшендә булмаучылар эшләре буенча подразделение хезмәткәрләре үсеп килүче буынны тәрбияләүдәге җиңел булмаган хезмәткә зур өлеш кертә.

(Тәтеш, 11 июль, «Тәтеш таңнары», Динә МАНСУРОВА (автор фотосы). Балигълык яшендә булмаучылар эшләре буенча инспекторларның хезмәте – гәрчә бик күренмәсә дә, ул полиция белгечлекләре арасында иң җавап­лыларның берсе. Югыйсә тормыш өчен куркыныч янау очракларына дучар булмасалар да, балаларның берәрсенә ярдәм таләп ителсә, йокламаган төннәре дә бар. Балигълык яшендә булмаучылар учетында ата-аналары үз вазифаларын тулысынча үтәмәгән яшүсмерләр һәм гаиләләр тора. Инспекторларның эше нигездә полиция хезмәткәрләре күзәтүендәге балаларга юнәлтелә. 

Полиция майоры Вячеслав Баландин җитәкчелегендәге бүлектә һәрбер инспектор үзенең территориясендә хокук бозуларның торышын һәм уздырылган профилактик эшләргә анализ ясаучы оператив зона кураторы булып тора. Балигъ булмаучылар эшләре буенча инспекторларның һөнәри эшчәнлегенә шактый зур таләпләр куела – ул шул ук вакытта юрист та, психолог та, педагог та. Канун чиген узган яшүсмергә беренче булып еш кына балигълык яшендә булмаучылар эшләре буенча инспектор белән эш йөртергә туры килә, һәм әлеге очрашу нинди тәрбияви йогынты ясавы, балигълык яшендә булмаучының алдагы язмышы күп нәрсәләргә бәйле булуына тәэсир итә.

Полициянең өлкән лейтенанты Ольга Гарипова чагыштырмача аз вакыт эшләү дәверендә хезмәттәшләренең дә, кул астындагыларның да хөрмәтен яулаган. Аны бер сүз белән тас­вирлап була – киң күңелле. Оештыру сәләтенә ия, җиңел аралаша. Үткән елның апреленнән яңа вазифалар кертелгән – гаилә җитешсезлеген һәм балигълык яшендә булмаучылар арасында хокук бозуларны профилактикалау буенча муниципаль хезмәткәрләр. Шулай итеп, коллективка Алена Пантюхина белән Надежда Болтунова килә. Алар белем бирү йортларында зур профилактик эшләр үткәрәләр.
“Яшьләр мохите тәртиплеләнә, – дип саный Вячеслав Андреевич. –Шәһәрдә һәм районда спорт белән шөгыльләнү, ял оештыру өчен шартлар булдыру моңа тәэсир ясый. Яшьләр шәһәрнең матурлыгын бәялиләр, ызгыш-талашлар, урлашулар юк дәрәҗәсенә төште, үзләренең төркемнәрен бетерделәр. Өч урлашу, скутер куып китү, торакка законсыз үтеп керү – 2017 елда балигъ булмаучылар тарафыннан шундый хокук бозулар күзәтелде. 2000 еллар башында 40-45 җинаять күзәтелде: сәламәтлеккә зур зыян китерү, талау рәвешендәге һөҗүмнәр, карак­лык. Хәзер кәрәзле телефоннарны урлау очраклары да хәтта сирәк күренеш, аларны тапкан очракта да хуҗаларына кайтаралар яки үз мәктәпләрендәге директорга тапшыралар. Гадәттә бала нинди дә булса гамәлне уйлап тормыйча башкара, һәм погонлы өлкәннәрнең үз вакытында катнашуы аның язмышына борылыш ясый. Кече яшьтәге канун бозучы күпчелек очракта кылган эше өчен үкенә. Безнең төп бурыч җәза бирмәү, ә төзәтүгә өмет уятып, ярдәм итү.

Хәтта күп еллар үткәннән соң да үзеңнең кул астында тәрбияләнүчеләрне урамда күрү, һәм аларның безнең әңгәмәләрне рәхмәт сүзләре белән искә алуы сөендерә.
Балигълык яшендә булмаучылар эшләре буенча комиссия ярак­лаштыру ролен үти. Профилактика системасы органнары: район башкарма комитетының яшьләр бүлеге, мәшгульлек хезмәте, – дип басым ясый Вячеслав Баландин. – Полиция офицерлары яшүсмерләрне шефлыкка ала, аларның өйләренә бара, төрле хәлләрдә булышлык күрсәтә, акцияләрдә катнаша. Барысы да тыгыз элемтәдә торып эшли. Бу нәтиҗәле”.
“Бүгенге көндә балигълык яшендә булмаучылар эшләре буенча инспекторлар полиция хезмәтләренең берсе дип санала, ул җәмәгатьчелек тәртибен ныгытуда һәм җинаятьчелек белән көрәшүдә шактый өлеш кертә”, – дип ассызыклады Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге начальнигы Ренат Хәсәнов.
Күп сандагы дипломнар, грамоталар бар. Алар арасында ТР Эчке эшләр ми­нистрлыгы җитәкчелегеннән бирелгән “Иң яхшы эш нәтиҗәсе өчен” дигәне дә урын алган, бу хезмәт нәтиҗәсенең яхшы икәнлеген тагын бер кат раслый.

Балигълык яшендә булмаучылар эшләре буенча инспекторларның хезмәте – гәрчә бик күренмәсә дә, ул полиция белгечлекләре арасында иң җавап­лыларның берсе. Югыйсә тормыш өчен куркыныч янау очракларына дучар булмасалар да, балаларның берәрсенә ярдәм таләп ителсә, йокламаган төннәре дә бар. Балигълык яшендә булмаучылар учетында ата-аналары үз вазифаларын тулысынча үтәмәгән яшүсмерләр һәм гаиләләр тора. Инспекторларның эше нигездә полиция хезмәткәрләре күзәтүендәге балаларга юнәлтелә. 
Полиция майоры Вячеслав Баландин җитәкчелегендәге бүлектә һәрбер инспектор үзенең территориясендә хокук бозуларның торышын һәм уздырылган профилактик эшләргә анализ ясаучы оператив зона кураторы булып тора. Балигъ булмаучылар эшләре буенча инспекторларның һөнәри эшчәнлегенә шактый зур таләпләр куела – ул шул ук вакытта юрист та, психолог та, педагог та. Канун чиген узган яшүсмергә беренче булып еш кына балигълык яшендә булмаучылар эшләре буенча инспектор белән эш йөртергә туры килә, һәм әлеге очрашу нинди тәрбияви йогынты ясавы, балигълык яшендә булмаучының алдагы язмышы күп нәрсәләргә бәйле булуына тәэсир итә.

Полициянең өлкән лейтенанты Ольга Гарипова чагыштырмача аз вакыт эшләү дәверендә хезмәттәшләренең дә, кул астындагыларның да хөрмәтен яулаган. Аны бер сүз белән тас­вирлап була – киң күңелле. Оештыру сәләтенә ия, җиңел аралаша. Үткән елның апреленнән яңа вазифалар кертелгән – гаилә җитешсезлеген һәм балигълык яшендә булмаучылар арасында хокук бозуларны профилактикалау буенча муниципаль хезмәткәрләр. Шулай итеп, коллективка Алена Пантюхина белән Надежда Болтунова килә. Алар белем бирү йортларында зур профилактик эшләр үткәрәләр.

“Яшьләр мохите тәртиплеләнә, – дип саный Вячеслав Андреевич. –Шәһәрдә һәм районда спорт белән шөгыльләнү, ял оештыру өчен шартлар булдыру моңа тәэсир ясый. Яшьләр шәһәрнең матурлыгын бәялиләр, ызгыш-талашлар, урлашулар юк дәрәҗәсенә төште, үзләренең төркемнәрен бетерделәр. Өч урлашу, скутер куып китү, торакка законсыз үтеп керү – 2017 елда балигъ булмаучылар тарафыннан шундый хокук бозулар күзәтелде. 2000 еллар башында 40-45 җинаять күзәтелде: сәламәтлеккә зур зыян китерү, талау рәвешендәге һөҗүмнәр, карак­лык. Хәзер кәрәзле телефоннарны урлау очраклары да хәтта сирәк күренеш, аларны тапкан очракта да хуҗаларына кайтаралар яки үз мәктәпләрендәге директорга тапшыралар. Гадәттә бала нинди дә булса гамәлне уйлап тормыйча башкара, һәм погонлы өлкәннәрнең үз вакытында катнашуы аның язмышына борылыш ясый. Кече яшьтәге канун бозучы күпчелек очракта кылган эше өчен үкенә. Безнең төп бурыч җәза бирмәү, ә төзәтүгә өмет уятып, ярдәм итү.

Хәтта күп еллар үткәннән соң да үзеңнең кул астында тәрбияләнүчеләрне урамда күрү, һәм аларның безнең әңгәмәләрне рәхмәт сүзләре белән искә алуы сөендерә.

Балигълык яшендә булмаучылар эшләре буенча комиссия ярак­лаштыру ролен үти. Профилактика системасы органнары: район башкарма комитетының яшьләр бүлеге, мәшгульлек хезмәте, – дип басым ясый Вячеслав Баландин. – Полиция офицерлары яшүсмерләрне шефлыкка ала, аларның өйләренә бара, төрле хәлләрдә булышлык күрсәтә, акцияләрдә катнаша. Барысы да тыгыз элемтәдә торып эшли. Бу нәтиҗәле”.

“Бүгенге көндә балигълык яшендә булмаучылар эшләре буенча инспекторлар полиция хезмәтләренең берсе дип санала, ул җәмәгатьчелек тәртибен ныгытуда һәм җинаятьчелек белән көрәшүдә шактый өлеш кертә”, – дип ассызыклады Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге начальнигы Ренат Хәсәнов.
Күп сандагы дипломнар, грамоталар бар. Алар арасында ТР Эчке эшләр ми­нистрлыгы җитәкчелегеннән бирелгән “Иң яхшы эш нәтиҗәсе өчен” дигәне дә урын алган, бу хезмәт нәтиҗәсенең яхшы икәнлеген тагын бер кат раслый.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X