Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Валда Шинясь” дусларны җыя

Килдештә мордва мәдәниятенең V Республика фестивале булып узды.

(Тәтеш, 2 июль, «Тәтеш таңнары», Елена КАЛАШНИКОВА (автор фотосы).  Җәйге кояш торгынлыгы көненә багышланган тантанага матур гадәт буенча илнең төрле почмакларыннан мордва иҗат коллективлары килә. Быел фестиваль Казан, Татарстанның Алексеевск, Кама Тамагы, Тәтеш, Чирмешән районнарыннан, Мордовия, Чуашия, Оренбург, Ульян өлкәләреннән 200дән күбрәк артистны җыйды.

Мордва халкының мәдәнияте белән танышу концерт программасына кадәр бераз алданрак, әйләнә-тирәдәге тарихи мохитне күзәтеп чыгудан башланды. “Тюштянь ярминкәсенә” керү юлында гармун моңнары әсир итте. Су хуҗабикәсе Ведь-ава киләчәкне юрады. Милли киемнәр кигән кызлар беренче минутлардан ук этник әкият дөньясына әйдәп, әйлән-бәйлән уйнадылар һәм җырлар башкардылар. Ярминкә үзе халык осталары әзерләгән сәнгать әсәрләренең күп төрлелеге: балчык­тан һәм каен тузыннан ясалган әйберләр, авыл хатын-кызлары чиккән картиналар, аш-су ризыклары һәм башкалары белән гаҗәпләндерде.

“Тюшти уеннары” дигән ягымлы исемне алган спорт мәйданчыгында көчлеләр һәм җитезләр таяк, аркан тартышуда, бүрәнә ыргытуда, капчык бәрештә ярыштылар. Алардан бераз читтәрәк балалар аттракционнарында сабыйлар күңел ачты. Бер сүз белән әйткәндә, һәркем җанына ошаган шөгыльне тапты.
Мордва йортында матур альяпкычлар япкан хатын-кызлар мәш килде, кунакчыл хуҗалар күп сандагы кунакларны өч төрдә пешерелгән хуш исле уха белән сыйладылар һәм аны әзерләү серләрен уртак­лаштылар, махсус ясалган күлдә балык тотарга тәкъдим иттеләр, үз халыкларының көнкүреше хакында мавыктыргыч итеп сөйләделәр. 

“Тормыш кояшына тасма җәям” дигән театральләштерелгән кереш бүлек фольклор күренешләренең күркәмлеге белән сокландырды. Анда катнашучылар ярдәмендә тамашачылар, әйтерсең лә заман машинасыдай, ерак үткәннәргә кайттылар һәм мордва халкының гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштылар.

Бәйрәм чараларында район башлыгы Рәмис Сафиуллов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, “ТР муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, ТР халыклар Ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров, Татарстанның халык­лар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, традицион мәдәният Республика үзәге директоры урынбасары Гали Габдрахманов, ТР мордва милли-мәдәни автономиясе рәисе Наталья Сабитова, мордва (мукшы һәм эрзян) халкының төбәкара оешма рәисе, РФның милли эшләр буенча федераль агентлык иҗтимагый Советы әгъзасы Юрий Мишанин һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

“Районыбыз территориясендә яшәүче халыклар гасырлар дәвамында дус-тату гомер кичерә. Һәм бу мәдәни күпкырлылык, этникара аралашу, милләтара дуслык республикабызның бәяләп бетергесез байлыгы булып тора”, – диде үзенең чыгышында Рәмис Хатыйп улы.

“Телләрне һәм милли гореф-гадәтләрне саклау безнең өчен иң мөһим бурычларның берсе”, – дип билгеләп үтте Илдар Гыйльметдинов.

Әгъзам Гобәйдуллин фестивальне оештыручыларга, район администрациясенә чараны югары дәрәҗәдә әзерләгән һәм үткәргән өчен рәхмәт белдерде. “Фольклор коллективлар эшчәнлеге аша без этникара истәлекләрне саклау мөмкинлегенә ия”, – диде ул.

Тантаналы өлеш кысаларында Килдештән ирле-хатынлы Долговлар һәм Нестеровларның күп балалы гаиләсе мордва халкының гореф-гадәтләрен саклау­да өлеш керткәннәре өчен район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. “Авангард” ҖЧҖ сыер савучысы Елена Ко­кор­ки­нага район башлыгы Рәхмәте тапшырылды.
Мордовиянең Кызыл Бистә районы Иске Синдрово авылыннан килгән “Мокшаваня” халык ансамбле фес­тивальдә икенче тапкыр катнашты. “Без сокланабыз! Барысы да ошады! Һичшиксез, тагын киләчәкбез”, – дип тәэсирләре белән уртаклаштылар фольклор коллектив вәкилләре.

“Валда шинясь” мордва мәдәнияте бәйрәме кунакларга якты хис-кичерешләр бүләк итте. Аларның күбесе җәйге кояш торгынлыгы көненең эсселеген мәңгегә хәтерләрендә сакларлар һәм кунакчыл Килдеш авылына тагын-тагын килерләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X