Ватанны саклаучылар истәлеген хөрмәтләделәр
Тәтештә Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган автоузыш булды.
(Тәтеш, 15 май, “Тәтеш таңнары", Лина Тихонова). Юлга кузгалу станциясе, матур гадәт буенча, Тәтеш автомәктәбе яныннан башланды. Транспарантлар һәм әләмнәр белән бизәлгән машиналар колоннасын шәһәрдәге оешмалар, учреждениеләр хезмәткәрләре шарлар һәм флаглар белән каршылады.
Дан Мемориалы янында митинг булып үтте, анда район башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм районның хәрби комиссары Фәнис Гарифуллин тәтешлеләрне сәламләп, тыныч күк йөзе теләде. “Яшь армияче” Бөтенроссия хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең җирле бүлек активистларына “Яшь армиячеләр батырлыгы” медале тапшырылды. Җыелучылар Ватанны саклаучылар истәлеген Бер минут тынлык белән искә алды, обелискларга тантаналы гирляндалар куелды, Мәңгелек утны кызыл лаләләр бизәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев