Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Хәтерләсеннәр өчен...

Тәтеш районында оборона-масса, патриотик һәм спорт эшләре айлыгы тәмамланды.

(Тәтеш, 3 март, “Тәтеш таңнары”, Татьяна Кузнецова). Айлык ­кысаларында районның барлык ­белем бирү, яшьләр, спорт ­оешмаларында, мәдәният, ­халыкка социаль хезмәт күрсәтү һәм ­башка учреж­дениеләрдә ­ватанпәр­вәрлек юнәлешендәге ­200дән артык чара үткәрелде.  

Мәктәпләрдә Ватанны сак­лаучылар көненә багышланган чаралар: сәнгатьле итеп шигырь сөйләүчеләр бәйгеләре, тематик дәресләр узды, китап күргәзмәләре бизәлде. 

Мәктәп ­укучылары “Ба­­тырлар белән әңгә­мә” Бөтенроссия проек­тын­да катнаштылар, уку­чылар белән махсус хәр­би операциядә катна­шу­чыларның очрашуы оештырылды. Балалар махсус хәрби операциядә катнашучыларга изге теләкләр язылган матур открыткалар җибәрделәр, аларның гаиләләре янына бардылар, МХОда һәлак булучыларны хөрмәт белән искә алдылар. 

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тематик дәресләр, патриотик юнәлештәге әңгәмәләр үтте. Сабыйлар балалар бакчаларында ясап куелган музейларда һәм Тәтеш ягы тарихы музеенда ­булдылар. 

Өстәмә белем бирү ­үзә­гендә “Нык гаилә – көч­ле держава” респуб­лика кон­курсының район этабы узды. Иң яхшы фотосурәтләр ­бәйге­нең республика этабына ­җи­бәрелде. 

Гражданнарны яклау көллиятендә һәм авыл ху­җалыгы техникумында пат­риотик тематикадагы чаралар һәм спорт ярышлары булды.

Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуы­на 34 ел булуны бәйрәм итү кысаларында чаралар, мәктәп укучыларының һәм студентларның сугышчы-интернационалистлар белән очрашулары булып узды.

Райондагы һәм авыл җир­лек­­лә­рендәге мәдәният хезмәт­кәр­ләре тарафыннан митинг­лар, тарихи хәтер сәгатьләре, пат­риотик акцияләр, батырлык дәресләре, балаларның истәлекле датага багышлап ясалган рәсемнәр конкурслары оештырылды.  

 

Райондагы мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Шөһ­рәт казан, Ватан!” дип исемләнгән концерт булды. 

Райондагы китап­ханә­ләрдә әдәби-патриотик сә­гатьләр, тарихи уеннар һәм танып белү программалары уздырылды. 

“Яңа гасыр” яшьләр мәдәни-кү­ңел ачу үзәгендә мәгъ­лүмат сәгатьләре һәм викториналар оештырылды, тематик фильм­нар күрсәтелде. 

Тәтеш ягы тарихы музее хез­мәткәрләре тарафыннан айлык кысаларында 10 күзәтү экс­курсиясе үткәрелде, аңа 175 кеше килде, 53 чара барышында  1055 кеше катнашты. 
Балалар сәнгать мәктә­бендә укучыларның “Туган ил турында, батырлык турында, дан турында” дигән иҗади эшләр күргәзмәсе ­оештырылды.

Тәтеш үзәк район хаста­ханәсендә Әфган­станда, Чечняда хәрби хәрә­кәтләрдә катнашучыларга, Бөек Ватан сугышы инвалидларына, толларына һәм тыл эшчәннә­ре­нә медицина тикшерүе үткәрелде.  

Ватанны саклаучылар кө­нендә Тәтеш районындагы фит­нес-үзәкләрдә спорт чарала­ры: ирекле көрәш, өстәл теннисы, кул көрәштерү, шахмат, гер күтәрү буенча ярышлар булды.  
    
Бу районыбызда узган чара­ларның бары тик бик аз өлеше генә. Балаларга һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү буенча эшләр дәвам итә.

фотоны Тәтеш ягы тарихы музее тәкъдим итте
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев