Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Хезмәтне оештыруны яңа дәрәҗәгә җиткерү бурычы куелды

Район ­аграрийлары терлекләрне кышла­туның барышы һәм терлекчелек тармагындагы йөкләмәләр, шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләрен киләсе елда кыр эшләренә әзерләү мәсьәләләре буенча ­фикер алыштылар.

(Тәтеш, 16 декабрь, “Тәтеш таңнары”). “Татарстан” агрофирмасы базасында район баш­лыгы Рәмис Сафиуллов җитәкчелегендә узган семинар-киңәшмәдә рай­онның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бел­гечләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәк­челәре, мөһим хезмәтләр вәкилләре катнашты.

Семинарда катнашучылар ча­раның гамәли өле­шендә агрофирма җи­тәк­чесе Айрат Халитов күр­сәтеп йөрүендә хуҗа­лык­ның товарлыклы-сөт­челек фермасында булдылар, 300 мал-туар урнаштырырга мөмкин булган яңа ферманы ­карадылар. Сыерларның продукт­лылыгының мөһим өлеше ул – ашату. Монда шулай ук күп сөт бирүче сыерларны ашату, азык катнашмалары структурасын һәм сыйфатын көнкүрештә анализлау өчен иң нәтиҗәле алым буларак Пенсильваник ситның эшләү тәртибе күрсәтелде.

Семинарның теоретик өлеше Олы Тархан мәдә­ният йортында үтте, анда терлекләрне баланслы тук­ландыру буенча, рационда арпа, кукуруз, түп, шрот кебек шундый әйберләрнең кирәклеге турындагы әңгә­мә­ләр дәвам иттерелде. Рай­онның авыл хуҗалыгы пред­приятиеләрендә сөт җитештерүнең артуы – хез­мәт хакы үсешенең төп фак­торы икәнлеге әйтеп үтелде. 

Үсемлекчелек елы тә­мам­­лан­­ды, һәм 2023 елгы кыр эш­лә­ренә әзерләнү буенча кайбер йөкләмәләрне бүгеннән үк инде хәл итү ­зарур.
– Киләсе язгы чәчүгә аеру­ча да игътибарлы булырга ки­рәк, кырларның продукциясе илебез өчен стратегик яктан мөһим, – дип ассызык­лады район башлыгы Рәмис Сафиуллов үзенең чыгышында, аграрийларга мөрәҗәгать итеп. – Киләчәктә нәтиҗәле эш алып бару өчен кайбер мәсьәләләрне сезнең һәрберегезгә бүгеннән үк хәл итәргә кирәк. 

Ул куәтле авыл хуҗа­лыгы техникалары һәм җай­лан­малары сатып алу уңышка ирешүнең бер өлеше булуын, район хуҗалыкларында шун­дый­ларның булуы эш­ләрне оптималь агротехник срокларда башкарырга мөмкинлек бирәчәген билгеләп үтте. Район баш­лыгы, вакытны бушка уздырмыйча, техника, аңа запас частьләр сатып алырга киңәш итте. Чәчү яки урып-җыю кампаниясе килеп җиткәч, соңгы минутларда, моны эшләү мөмкин түгел. Эшләрне вакытында башкармау зур финанс югалтуларына китерә, быел район хуҗалыклары җитәкчеләре моңа инандылар инде. Чәчү материалына да шулай ук игътибар итәргә кирәк, район кырларында югары уңыш бирә торган сортлар һәм элиталы, оригиналь бөртекле, майлы культуралар, шикәр чөгендере, кукуруз гибридлары булырга тиеш. Үсемлекчеләргә чәчүнең ленталы ысулын башкарырга тәкъдим иттеләр, бу югары уңыш алырга йогынты ясый. Чәчүлекләрне чирләрдән һәм корткычлардан саклау чаралары вакытында үткәрелергә тиеш. Кырлар мул уңыш бирсен өчен минераль ашламалар кертү мөһим фактор булып тора. Район башлыгы чәчү эшләре вакытына хуҗалыкларда бер гектар чәчүлеккә тәэсир итүчән матдәдә кимендә 160 килограмм минераль ашлама булдыру бурычын куйды, аларны алдагы ике айда сатып алырга кирәк булачак.
Киләсе елга авыл хуҗа­лыгы предприя­тие­лә­ренең күпьеллык үләннәрне яңар­ту, ачы туфракны известьләү мөһимлеге турындагы агымдагы хәл аерым ­тикшерелде.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Садриев район хуҗалыкларының һәркайсындагы хезмәткәр­ләрнең һәм белгечләрнең яшен анализлады. Ул бү­генге көндә җитәкчеләр тарафыннан яңа кадрларны җәлеп итү буенча күрелә торган чаралар җитәрлек булмавын, бу мәсьәләне хәл итүнең башка юлларын эзләргә кирәклеген билгеләп үтте. 

– Хезмәтчәннәргә эшләр өчен уңайлы шартлар булдырыгыз, – диде Рәмис Сафиуллов. – Техника яңа, ремонт ясау өчен биналарда җылылык кертелгән, терлекчелек биналары яңа җиһазлар белән тәэмин ителгән булырга тиеш, яңартып төзекләндерергә, хезмәтне югары дәрәҗәдә оештырырга кирәк. 

Эшләргә йогынты ясаучы этәргеч – агра­рийларның яхшы хезмәт хакы алуы, агымдагы ел азагына кадәр аны 40 мең сумга җит­керергә кирәк, 2023 ел ахырына кадәр бу күрсәткеч 50 мең сумнан да ким булмас­ка тиеш. 

Районның авыл хуҗа­лыгы һәм азык-төлек ида­рәсе белгечләре авыл хуҗалыгы пред­прия­тие­ләренә 2023 елда минераль ашламалар алуга дәүләт ярдәме, мелиорация чаралары һәм уңышны иминиятләштерү буенча бюджет ярдәме турында сөйләштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев