Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңа дәрәҗәгә чыгабыз

Тәтешнең район мәдәният йортындагы шау­-шу тамашачыларның алкышларыннан түгел, ә төзелеш кораллары тавышыннан гөрләп тора – анда капиталь ремонт бара.

(Тәтеш, 18 август, "Тәтеш таңнары", Лина Тихонова (автор фотосы) ).  “Район мәдәният йортын 1978 елдан файдалануга тапшырган мизгелдән алып, бары тик 2006 елда фойега агымдагы ремонт ясалды, 2016дан 2018 елга кадәр – түбәсе һәм тышкы ягы ремонтланды,  – ди район башкарма комитеты мәдәният бүлеге начальнигы Юрий Сиякин. – Ә быел, Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов рәислегендәге район җитәкчелеге ярдәмендә, без илкүләм проект­ларны тормышка ашыру кысаларында мәдәният билгеләнешендәге объектларны капиталь ремонтлауның республика программасында катнашабыз”.

Без район мәдәният йорты директоры вазифасын башкаручы Елена Иванова белән бергә бинада булдык һәм төзелеш барышында нинди үзгәрешләр барлыкка килүе белән кызыксындык.

Күргәзмә һәм тәкъдим итүләр узган киңәйтелгән бинада төзүче, коляска белән керү бас­кычы тирәсенә, кирпечне җитез итеп түши иде. “Барлык төзелеш эшләре заманча стандартлар нигезендә алып барыла, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен уңай мохит булдыру буенча таләпләр дә үтәлә, – дип сөйли безнең экскурсия­не алып баручы. – Игътибар итегезче, аларга ирек­ле керү өчен тамаша залында да урыннар каралган”.

Зал диварлары тыныч төсләргә буялган, утыргычларның рәте баскычлап урнашачак, бу тамашачылар өчен уңайлы булачак, түшәм өчен тимер терәк корылмага уттан саклауга эшкәртү уздырылган.

Агач исе аңкып торган иркен яңа сәхнә сок­лану уятты. “Безгә зур иҗади коллективлар, шулай ук җирле артистлар да шактый килә, болай булгач анда һәркем өчен урын җитәрлек булачак”, – дип билгеләп үтте Елена Александровна.  Проект вак-төягенә кадәр, кунакларга да, мәдәният учреждениесе хезмәткәрләренә дә уңайлы булсын өчен уйлап эшләнелгән. Тавыш операторы һәм яктырткыч куючы өчен күзәтү тәрәзәсе белән аерым бүлмә барлыкка килгән, хуҗалык мөдиренең – костюмнар кую урыны, бизәнү бүлмәсе, хореография залы, вокал бүлмәсе бар, методистларның бер бүлмә урынына ике булган, һәрбер катта – санузеллар.

“Зур киеренке эш алып барыла, – дип уртаклашты Юрий Сиякин. – Коммуникацияләрне, җылылык сис­темасын алыштыру бара, тамаша залында һәм подвалда яңа җилләткеч системасы җиһазландырыла, башка төрдәге күп кенә төзелеш эшләре башкарыла. Ә төзүчеләр хезмәтенең азаккы нәтиҗәсен якташлар һәм безнең кунакчыл якка килүчеләр бәяләячәк, без ТР Хөкүмәтенең ышанычын акларга һәм кешеләргә хезмәт күрсәтү культурасының яңа дәрәҗәсенә чыгарга тиеш. Көзгә яңа сәхнәдә шәһәрдәге оешмалар һәм предприя­тиеләрнең иҗат отчетлары финишка чыгачак, Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан гала-концерт булачак, анда иң яхшы иҗат номерлары тәкъдим ителәчәк.

Эстафета авыл җирлекләренә күчәчәк”.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев