Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан алты көнлек эш атнасы булачак

Россия халкын ун көнлек - 30 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр ял көтә.

(Казан, 9 декабрь, “Татар-информ”). Узып баручы елның соңгы атнасында алты эш көне була. Ул дүшәмбе, 24 декабрьдән шимбә - 29 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта Россия Хезмәт һәм эш белән тәэмин итү федераль хезмәтенә сылтама белән "Интерфакс" хәбәр итте.

Россия халкын ун көнлек - 30 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр ял көннәре көтә. “Озын эш атнасы варианты “Яңа ел каникулларын” өзмәс өчен сайланды. Шимбә – 29 декабрьдәге ял көне дүшәмбегә - 31 декабрьгә күчерелде. Шунлыктан елның соңгы атнасы 6 көнлек эш көне белән булачак”, - дигән Россия Хезмәт һәм эш белән тәэмин итү федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Иван Шкловец.

Ун көнлек ялдан соң, беренче эш көне 2019 елның 9 гыйнварында чәршәмбе көнне башлана. “Яңа ел бәйрәмнәре якшәмбе, 2018 елның 30 декабрендә башлана һәм сишәмбе, 2019 елның 8 гыйнварында төгәлләнә. 9 гыйнварда беренче эш көне”, - дигән агентык әңгәмәдәше.

Яңа ел ялларына эләгүче шимбә һәм якшәмбе - 5 һәм 6 гыйнвар көннәре Беренче май бәйрәменә кушыла (2 һәм 3 май, пәнҗешәмбе һәм җомга).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X