Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңа объектлар тапшырылды

Тәтеш районында шушы көннәрдә социаль яңа объектлар: Тәтештә яңартылган өстәмә белем бирү үзәге һәм җәмәгать мунчасы, Нармонка авыл җирлеге башкарма комитетының яңа административ бинасы файдалануга тапшырылды.

(Тәтеш, 11 сентябрь, "Тәтеш таңнары", Энҗе Алимова (автор фотолары).  Объектларны ачу  чараларында район башлыгы Рәмис Сафиуллов, “ТР муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, оешмалар җитәкчеләре һәм районда яшәүчеләр катнашты.

Нармонкада җирле үзидарәнең яңа административ бинасы тантаналы рәвештә ачылды. Якты, заманча җайланмалар белән җиһазландырылган, аз хәрәкәтләнүчән гражданнар өчен йөри алырлык мохит булдырылган бина ТР җирлекләре башкарма комитетлары (Советлары) бинасын капиталь ремонтлау һәм төзү республика дәүләт прог­раммасы буенча төзелде. 

Җирлек хакимияте бинасында бүлмәләр иркен, шунда ук авыл кешеләре өчен әһәмиятле булган уңайлы стеллажларда документлар архивы да урнашкан. “Яңа төзелеш белән янәшәдәге территорияне  шулай ук төзекләндердек: яшелләндердек, чәчәкләр һәм савырлар матурлык өстәп утыра, юлга вак таш түшәлде, бинага килү юлына брусчатка җәелде, – дип уртаклаша җирлек башлыгы Тәлгать Хәкимов. – Авыл кешеләренең җитеш­леге, яхшы эшләве өчен барлык шарт­лар булдырыла”.

Өстәмә белем бирү үзәген капиталь ремонттан соң ачу балалар оешмасы педагоглары коллективы өчен дә, балалар һәм аларның ата-аналарына да, шулай ук бөтен районга дулкынландыргыч мизгел булды. Чөнки биредә һәр елны төрле юнәлештәге алты программа – сәнгать, техник, физкультура-спорт, турист-туган як­ны өйрәнү, табигать фәннәре, социаль-педагогия буенча Тәтеш районының меңнән күбрәк баласы өстәмә белем ала. Капиталь ремонт кысаларында биредә бинаның тышкы ягы яңартылды, җылылык системасы һәм электр тәэмин ителеше җыелды, түбә, тәрәзәләр, идәннәр, түшәмнәр, керү юлындагы ишекләр алыштырылды. 

“Без республикабыз, районыбыз җитәкчелегенә балаларга шундый игътибарлы һәм аларның үсешен кайгыртканнары өчен рәхмәт белдерәбез, – диде өстәмә белем бирү үзәге директоры Вероника Понедельникова. – Укыту шартларында барлыкка килгән матур үзгәрешләр безнең шәкертләрнең иҗади сәләтләрен тагын да сыйфатлырак ачу һәм үстерүдә ­һичшиксез хезмәт итәчәк”.

“Районда мондый социаль объектлар ачу бик мөһим, – дип билгеләп үтте Әгъзам Самат улы тантанада катнашучыларны сәламләү сүзендә. – Тәтеш районында соңгы берничә ел эчендә районда яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын арттыру өчен күп эшләр башкарыла – район республикада үсемлекчелек буенча алдынгылар биш­легенә керә, шәһәрнең һәм күп кенә авылларның тышкы күренеше бик нык үзгәргән, социаль инфраструктура үсеш ала, боларның барысы да сезнең район башлыгыгыз ­Рәмис Хатыйп улының һәм аның фикердәшләре командасының гаять зур хезмәт нәтиҗәсе”. 

“Әлеге барлык объектларны төзүне без республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов булышлыгында, дәүләт социаль прог­раммалары ярдәмендә тормышка ашырдык”, – диде Рәмис Хатыйп улы чарада катнашучылар алдында ясаган үзенең чыгышында. 

Күп кенә тәтешлеләр яңа мунча ачылуын түземсезләнеп көтте. Аны төзүне хәл итү шәһәрдә хосусый милекче тарафыннан шәхси мунча ябылганнан соң һәм җирле яшәүчеләрнең Рәмис Хатыйп улына тәтеш­леләр өчен заманча таләпләргә җавап бирүче яңа мунча төзү кирәклеге турындагы үтенеч белән мөрәҗәгать иткәч район башлыгы Рәмис Сафиуллов тарафыннан кабул ителде. Берничә ай дәвамында шундый мунчаны төзеделәр дә. Мунчаның якты, уңайлы, газ белән җылытыла торган бинасында мәрмәр, агач эскәмияләр белән иркен юыну бүлмәләре, сауна, душлар, уңайлы диваннар, стеллажлар һәм аерым шкафлар белән көтеп тору залы бар, андагы диварлар һәм идәннәр матур, сыйфатлы плитәләр белән тышланган. Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен уңайлы йөрү урыннары – сөзәк түшәмәләр һәм култыксалар җиһазландырылган. 

“Яңа мунча ачылуга без бик шат, биредә шундый матур булыр дип уйламаган да идек, – дип уртак­лаштылар шәһәрнең Гагарин мик­рорайонында яшәүчеләр.  – Рәмис Хатыйп улына өлкән кешеләрнең үтенеченә карата игътибарлы һәм җаваплы булганы өчен рәхмәт”.
   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев