Яңа ук елы башланырга бик аз вакыт калып бара
Бакырчы авыл җирлегеннән узганда мәктәпкә дә күз салып чыгарга булдык. “Исәнмесез!” – дип яныбыздан өч кызчык йөгереп үтте, берсе роликларда иде. Без соңрак аларның җирлектәге һәм әби-бабайларына кунакка кайткан балалар булуын белдек, баксаң, роликларда һәм велосипедларда йөрергә яраталар икән, авылда юлларның төзекләндерелгән, тигез булуы нинди рәхәт.
(Тәтеш, 5 август, «Тәтеш таңнары», Мәдинә ИБӘТУЛЛИНА, автор фотолары). Без кергән вакытта мәктәптә яңа уку елы башлануга соңгы әзерлек бара иде. Коридорлардан, барлык сыйныф бүлмәләреннән буяу исе аңкып тора.
“Мәктәп укучыларны каршыларга, уку елы башлануга әзерме?” – дип сорыйбыз коридорда каршыбызга очраган Бакырчы мәктәбе директоры Фәһим Сәлимҗановтан. Югыйсә сорау бирү кирәкмәс тә иде – тирә-юньдә барысы да ялт итеп балкып тора.
“Мәктәпне яңа уку елына әзерләү – җәйге айларда безнең коллективның иң мөһим бурычларының берсе. Бинага косметик ремонт башкарылды, соңгы эшләр төгәлләнү алдында. Педагогларыбыз, аеруча да җыештыручылар Зөһрә Йосыпова белән Гөлнара Халитова зур күләмле эш башкардылар. Алар үз хезмәтләренә җаваплы карыйлар. Зөһрә Әүхәт кызы бездә 1992 елдан бирле алыштыргысыз хезмәт куя”, – дип билгеләп үтә Фәһим Назыйм улы.
Без мәктәпнең һәрбер тәрәзәсендә яңа жалюзилар эленеп торуына игътибар иттек, алар уңайлылык һәм үзенә бер төрле матурлык өстиләр. Шоколад, зәңгәрсу шәфтәлу, фирәзә... “Шатлык төсләре, – ди мәктәп директоры бина буйлап экскурсия ясап йөргәндә. – Мондый жалюзиларны Мәскәү мәктәпләренең берсендә күрдек һәм безнең уку йортында да шундый булачак дип уйладык. Балаларга укырга уңайлы булсын өчен, яхшы шартлар тудырырга тырышабыз. Бүлмәләр компьютерлар һәм мультимедияле җайланмалар белән җиһазландырылган. Барысы да федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләренә һәм санитар таләпләргә яраклаштырылган. Янгын һәм террорга каршы куркынычсызлык буенча чаралар үткәрелгән. Сүз дә юк, теләсә кайсы учреждениенең уңыш юнәлеше – ул иҗади, эшкә сәләтле коллектив, аның көче – тотрыклылыкта. Директор буларак мин үземнең педагоглар белән горурланам: тәҗрибәлеләр, татулар, бердәмнәр. Тулысынча үзара аңлашу хөкем сөрә. Укучыларыбыз да сәләтлеләр, менә, мисалга, безнең чыгарылышлар, алар арасында икесе медальгә лаек булды, – имтихан биргән вакытта бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Аларның югары уку йортларына керүләре турындагы хәбәрне түземсезләнеп көтәбез, борчылабыз”.
Җәен 21 көн дәвамында мәктәп яны сәламәтләндерү лагере эшләгән, өстәвенә район авылларындагы мәктәпләр арасында бердәнбер. Анда 15 башлангыч сыйныф укучысы ял иткән. Физик культура укытучысы Геннадий Рыжов алар өчен төрледән-төрле, үстерүчән, мавыктыргыч һәм файдалы программалар әзерләгән.
Өлкән сыйныфларның үзләрен хезмәт һәм ял лагерендә чыныктыра алу мөмкинлеге булган. Сүз уңаенда, мәктәп яны участогы ашханәне азык-төлек белән тәэмин итеп тора. Яшелчәләр һәр ел саен үзләренең уңышлары белән сөендерәләр икән, мәсәлән, бәрәңгене узган ел тоннадан артык җыеп алганнар, аш чөгендерен – 420 килограмм, кишер – 240, суган – 150.
“Безнең коллектив Беренче сентябрьне түземсезләнеп көтә”, – диде Фәһим Назыйм улы, безне капка төбендә озатып калганда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев