Яңа юл булачак
Тәтештә Табиб Соколовлар урамындагы юлларны төзекләндерүгә әзерлек бара.
(Тәтеш, 22 октябрь, “Тәтеш таңнары”, Лина Тихонова, автор фотосы). “Без биредә 1974 елдан бирле яшибез, – ди шәһәрле Надежда ханым. – Юл баштарак такыр, арырак та сузылып киткән иде, әмма 20 ел элек аннан йөрү тукталды. Ни аяныч, язын һәм көзен безгә кадәр кереп булмый, балалар кунакка кайткач, аларга машиналарын Свердлов урамында калдырырга туры килә”.
Хәзер инде биредә яшәүчеләр йортларына кадәр юл булуына шатланалар, әлегә җирне тигезләгәннәр, ком түшәгәннәр.
“Көтәбез, әлбәттә, – диләр алар. – Безне, читтәрәк яшәүчеләрне дә, кайгыртулары яхшы, яңгырлар һәм кар ява башлаганчы, тизрәк эшләсеннәр иде. Безнең йорт янындагы карны чистартуларына да, безнең хакта онытмауларына да рәхмәт әйтергә телибез”.
Фәрит Гарифуллин, шәһәр башкарма комитетының эшләр белән идарә итүчесе: “Төзекләндерү буенча республика программасын тормышка ашыру ярдәмендә Табиб Соколовлар урамы буйлап 100 метрга якын юл өлешен ясарга мөмкин булды”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев