Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яшьлек – ул якты хисләр

27 июнь – Бөтенроссия яшьләр көне. Без бу вакыйганы игътибардан читтә калдырмас­ка булдык һәм кызлар, егетләр белән аралаштык, алар безгә яшь булуның нәрсәне аңлатуын сөйләделәр.

 (Тәтеш, 27 июнь, "Тәтеш таңнары", Татьяна Кузнецова (автор фотолары)).  27 июнь – Бөтенроссия яшьләр көне. Без бу вакыйганы игътибардан читтә калдырмас­ка булдык һәм кызлар, егетләр белән аралаштык, алар безгә яшь булуның нәрсәне аңлатуын сөйләделәр.

Эссе җәйге иртә, үзәк парк. Балалар мәйданчыгында самими сабыйлар мәш килеп күңел ача. Студентларның бөтенләй башка кәеф: алар өчен имтиханнарның кызу вакыты башланды.

Ирина белән Альбина (рәсемдә) киләчәккә планнары белән бик теләп уртаклаша: беренчесе психолог булырга тели, икенчесе – Россия Кораллы көчләрендә хезмәт итәргә. Кызлар укудан бушаган чакларында күнегүләр белән шөгыльләнәләр, йөзәргә йөриләр. “Хәзер безгә вакыт бик акрын барадыр сыман тоела, ләкин аның үтеп киткәнен сизми дә калырбыз. Яшьлек – ул якты хисләр, тормыштан барысын да өйрәнеп калу мөһим! Үзеңне лаеклы киләчәк белән тәэмин итәр өчен, спорт белән шөгыльләнергә, укырга кирәк”, – диләр алар.

Илья – беренче курс студенты, алда әле тагын дүрт ел укыйсы бар, шуңа күрә үзенең тормышын ничек дәвам итүе турында әлегә белми. “Яшьлек минем өчен – ул хәрәкәт, барысы да алда булуын аңлау. Әгәр чакырсалар – армиягә китәм, хезмәт итәргә телим. Хәзер тикшеренү эшләрен тапшырырга барам”, – дип уртаклаша ул. Ә мин сорау бирәм: “Күп вакытыңны компьютер артында үткәрәсеңдер, мөгаен?” Җавап гаҗәп­ләндерә: “Юк, сез нәрсә. Укырга яратам. Табигатьтән өстен серле көчләр турында”.

Янәшәдән ике егет уза, аралашудан баш тарталар, төшке ашка ашыгалар. Алар артыннан төркемдәшләре Анастасия белән Валентин (рәсемдә) килә. Егет югары уку йортына укырга керергә тырышачагын, яисә, әтисе үрнәгендә, повар булачагын әйтә, кыз инде янгын частендә эшләргә һәм алга таба читтән торып укырга ниятли.

Ни гаҗәп, әмма яшьләрнең берсе дә гаилә хакында уйламый. Сорау бирәм: “Нигә?” “Бу хакта сөйләшергә иртәрәк әле, менә 25 яшь тулсын, шул чакта гаилә һәм балалар турында уйларга мөмкин. Әлегә уйда бары тик имтиханнар: тагын берне тапшырасы калды”, – дип фикер йөртәләр Анастасия белән Валентин. “Безнең яшьлек – ул уку”, – дип саный кыз, егет инде аның белән килешергә ашыга.

Мәшгуль булуларына да карамастан, яшьләр, әлбәттә инде, ял да итә һәм тормыштан ямь дә таба беләләр.

Яшьләр көне – ул илебезнең киләчәге алардан торучыларга, аның үсешенә һәм алгарышына йогынты ясаучыларга багышланган бәйрәм, алар алдында барлык юллар да ачык булган актив яшь кешеләр бәйрәме!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев