Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яшәсәк тә төрле җирләрдә...

Мәркәзебез Казанда II Бөтендөнья татар хатын-кызлары корылтае булып узды.

(Тәтеш, 4 май, «Тәтеш таңнары», Сания Сәмигуллина, Дания Хәлимова фотосы). Анда Татарстан Республикасының төрле районнарыннан, шулай ук РФ төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илдән 500 делегат катнашты. Алар арасында Тәтеш районы “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Рима Сафиуллова, “Авангард” гәҗите хезмәткәре Сания Сәмигуллина, Байраш мәдәният йорты директоры Ләйсән Хәйруллина да бар иде. 
Корылтай башкалабыз­ның истәлекле урын­на­рына сәяхәт итүдән башланды. Аннары ТР фәннәр академиясенә юл алдык. Анда безне башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров, ТРның “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Ид­ри­сова сәламләде, шун­нан соң ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина “Татар халкының үсеш стратегиясе эскизы”н тәкъдим итте.

Программа кысаларында Казандагы ун балалар бакчасындагы милли тәрбия алымнары белән таныштык, йон эрләү, чигү, камыр ашлары әзерләү буенча мас­тер-классларда үзебез дә бик теләп катнаштык. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында узган “Татар кызчыгы – 2019”, “Татар малае – 2019” бәйгеләренең финалын карап, кечкенә йолдызчык­ларның сәләтенә, матур чыгышларына таң калдык. 

Икенче көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә пленар утырыш үтте, анда корылтайның резолюциясе кабул ителде. “Әкият” курчак театрында оештырылган “Калфак туе”нда чыгыш ясаган Нәкыя һәм Аяз Гыйләҗевлар гаиләсе белән танышу күңелдә якты хатирәләр калдырды. Биредә безнең өчен иң сөенечлесе Тәтеш районындагы “Ак калфак” оешмасын иң яхшы эшчәнлеге өчен бүләкләү мизгелләре булгандыр, мөгаен.

Монда инде чиксез шатлану да, районыбыз аккалфакларының хезмәт нәтиҗәсенә югары бәя бирелүенә горурлану хисләре дә булды. 

Съезддагылар кич белән Мансур Гыйләҗевнең “Исәнмесез” спектаклен карап, җаннарына рухи байлык алды һәм гыйбрәтле мизгелләрне йөрәк аша үткәреп, артистларның илаһи оста итеп уйнауларына сокланып утырды. 

“Әлеге корылтайны оештырганда бөтен тарихи вакыйгаларны күтәреп, файдалы чаралар аша әдәп-әхлак тәрбияләү алымнарын, татар телен саклау ысулларын күрсәтүне максат итеп куйдык. Бөтен дөньядагы татарлар төрле җирдә яшәсә дә бер үк телдә сөйләшә, азрак үзенчәлекләре генә бар. Балалар бакчалары сабыйлары, яшьләр катнашындагы бәйгеләр нәкъ тә шул хакта сөйли дә инде. Борынгы гореф-гадәтләрне яңартып оештырылган күргәзмәләр дә мәгълүматларны күп яклы, төрле юнәлештә ачып бирү ниятеннән үткәрелә. Һәр мизгелдә өйрәтү үрнәге бара. Ничек дисәк тә, һәр чорның үз үзгәреше була, әлеге корылтайда да без шуны күз уңында тоттык”, – диде әңгәмә барышында Кадрия Рәис кызы. 

“Без Израильдә яшибез. Шулай да өйдә татарча сөйләшәбез. Балаларыбыз да, хәзер инде оныклар да шундый мохиттә үсә. Казанга бик теләп, канатланып диярлек килдек. Корылтай ошады, бай эчтәлекле итеп оештырылган”, – диделәр ерак җирдә гомер итүче татарлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев