Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Язгы боз беренче карашка гына нык булып күренә

Кыш үз урынын язга бирде, елгадагы боз шулай ук аның килүен тоя, ул әле нык булып күренсә дә, бу алай түгел.

(Тәтеш, 29 март, «Тәтеш таңнары»). ТР буенча Россия МЧС КСДИ ДИ үзәгенең Кама Тамагы инс­пекторлык участогы җитәкчесе Алексей Ананьев әйтүенчә, ташу һәм боз китү вакыты бик куркыныч, сак ­булуны һәм кур­кынычсызлыкның гади кагый­дәләрен үтәүне таләп итә.

–     Язгы боз бик мәкерле, көзге һәм кышкыдан аерылып тора. Көзге боз куркынычлылык турында кисәтеп, кешенең авырлыгыннан чатный, ә язгысы кар суларын сеңдергән, ярылган була һәм кешенең авырлыгын күтәреп тора алмый, – дип билгеләп үтә ул.

Балалар өлкәннәрнең күзә­тү­сезлегеннән файдаланып, ярда шаярырга, боздан-бозга сикерергә, нык булмаган бозга керергә, балык тотарга мөмкиннәр. Мондый ваемсызлык кайчакларда фаҗига белән тәмамлана.

Күпләр кыш айларында боз буйлап җәяүләп йөрергә гадәт­ләнеп, язын аның эрү куркынычы турында онытып җибәрәләр. Язын боз буйлап сулыктан чыгу куркыныч, тикшереп каралмаган бозга керү – зур куркынычлылык тудыра! Ташу вакыты тәртип, саклык һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүне таләп итә. Бозда уйнау, ташу вакытында һәм боз киткәндә көймәдә йөзү гомер өчен куркыныч. Әгәр сез боз астына китсәгез, иң мөһиме куркып калмагыз, тиз һәм кыю хәрәкәт итегез. Суга баш белән чуммагыз, ярдәмгә чакырыгыз, мөмкинлек булганда өстегездәге киемнәрегезне салыгыз. Егылып төшү очрагы килеп чыккан яктан чыгарга кирәк. Кискен хәрәкәтләр ясамыйча, кулларны киң җәеп куеп, бозга шуышып менәргә тырышыгыз, ә аннары, аякларны өскә күтәреп, тәгәрәп китегез. Аркада яки күкрәктә ятып, үзегезнең эз буйлап 3-4 метр ­шуышыгыз, ял итмичә, якындагы торакка ашыгыгыз. Әгәр сез сулыктагы бәхетсезлек очрагын күргәнсез икән, кычкырып ярдәмгә чакырыгыз. Зыян күрүче янына шуышып якын килегез, әгәр мөмкинлек булса үзегезнең аска такта, фанер кисәге яки чаңгы салыгыз. Зыян күрүче янына 3-4 метрдан да якын ук шуышып килмәгез, аңа судан чыгарга булышу өчен таяк, колга, җеп, ягъни кул астындагы теләсә нинди әйберне сузыгыз, җылы бинага кертегез, мөмкинлек булуга карап беренче ярдәм күрсәтегез.

Язгы ташу һәм боз киткән вакытта сулыкларга чыгу, аның аша йөрү, боз тыгылган урынга якын килү, ишелү һәм агып китү куркынычы булган текә ярда басып тору, күперләрдә җыелып тору, елганың яки теләсә нинди сулыкның тирәнлеген үлчәү, боз буйлап йөрү һәм анда шуу тыела.  Үз гомерегезне куркыныч астына куймагыз!       
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев