Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ышанычлы юллар кешеләрне берләштерә

Тәтеш юлчылары октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелүче үзләренең һөнәри бәйрәменә барлык пландагы объектлар эшен тәмамлады.

(Тәтеш, 20 октябрь, "Тәтеш таңнары". Мәдинә Ибәтуллина, автор фотосы). Тәтеш – Кама Тамагы автоюлы өлешенә быел аерым игътибар бүлеп бирелде. “Озынлыгы 3 360 метр юл капиталь ремонтланды. План буенча 1800 метр иде. “Татавтодор” җитәкчелеге Тәтеш районында туризмны үстерүгә ярдәм итү максатларында өстәмә акча бүлеп бирде, шуңа күрә йөкләнгән эшне ике тапкырга диярлек арттырып үтәргә насыйп булды”, – дип билгеләп үтте “Тәтеш” ДРСУ начальнигы Иршат Әхтәмов. Аның әйтүенчә, Апас – Тәтеш юлының 2 чакрымы норматив хәлгә китерелде. Гомуми озынлыгы 2 чакрымдагы асфальт-бетон өслекле юлга төрле участоклардагы юлларны карап тотыла торган акча хисабына өстәмә ремонт ясалды.   

Теләсә нинди эштә уңыш күп яктан эшнең җайга салынганлыгыннан тора. “Коллектив тату һәм, иң мөһиме, ышанычлы. Һәркайсы белән разведкага барырга була, – ди тракторчы Шамил Сәитов. – Без монда бер гаиләдәй!” Аның белән бергә улы Рамил да эшли. Ирле-хатынлы Валентина һәм Евгений Антоновлар, Татьяна һәм Михаил Мавриннар, бертуган Вазыйх һәм Фәяз ­Гыйззәтуллиннар иңгә-иң куеп эшлиләр, аның улы Айрат – производство-техник бүлек инженеры – хезмәт күрсәткечләре өчен бәйрәм уңаеннан “Татавтодор” җитәкчелеге тарафыннан билгеләп үтелгән. Юл эшчесе Сергей Иванец, тракторчы Рафаэль Хәйретдинов, шофер Николай Лукоянов та шулай ук бүләкләнгәннәр.  

“Юлларны кышкы айларга карап куюны башлауга әзерлек коллективта эшләүчеләр өчен хәзерге вакытта беренче чираттагы бурыч булып тора. Без кышны нык хәстәрлекле килеш каршыларга әзер”, – дип раслады оешма җитәкчесе.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев