Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Югары балларның сере

Мәктәп чыгарылышларының кызу чоры – алар югары уку йортларына керә, булачак һөнәрләрен билгели.

(Тәтеш, 21 июль, "Тәтеш таңнары", Лина Тихонова ). Мәктәп чыгарылышларының кызу чоры – алар югары уку йортларына керә, булачак һөнәрләрен билгели.

Район башкарма комитеты мәгариф бүлеге мәгълүматлары буенча, быел бердәм дәүләт имтиханын район мәктәпләренең 99 укучысы тапшырды, шуның 26сы фәннәр буенча 80 һәм аннан да күбрәк баллар җыйды. 

Документлар тапшырылган, тәтешлеләр сайлаган югары уку йортында укуларын дәвам итәргә насыйп булыр дип көтә. Башка абитуриентларга лаеклы көндәшлек булдыру өчен, безнең унберенче сыйныфлар БДИда алган яхшы билгеләрнең үз-­үзен аклаячагын белде. Без 90 һәм аннан да күбрәк балл җыйган чыгарылышлардан, алар алты булып чыкты, теләгән нәтиҗәләренә ничек ирешергә туры килүе хакында кызыксындык.

Сергей Мостаев, Тәтештәге 1нче урта мәктәп (физика – 90 балл, рус теле – 96 балл): 
“Өйгә бирелгән эшне һәрвакытта тиешенчә эшләдем, 11нче сыйныфта чакта буш вакытларны БДИ биремнәрен чишәргә сарыф иттем, хәтта тәнәфесләрдә дә. Мин югары уку йортына керер өчен үз-үземә этәргеч ясадым”.

Елена Неплевская, Тәтештәге 2нче урта мәктәп (рус теле – 94 балл): 
“Әле 2 ел элек, 9нчы сыйныфны тәмамлаганда ук, мин үз алдыма максат куйган идем – рус теле буенча БДИны 90+ баллга язарга дип. Җәйдән үк әзерләнә башладым. ­Әти-­әнием мине һәрчак хуплады, еш кына нидер барып чыкмады, ләкин алар һәрвакытта болай дип әйттеләр: “Борчылма, барысын да яза алачаксың һәм барысыннан да яхшыга тапшырачаксың”. 11 ел эчендә тупланган белем, даими ярдәм итү миңа барлык авырлык­ларны җиңеп чыгарга булышты. Рус теле һәм әдәбияты укытучыбыз На­­талья Геннадьевна Вахтурова безне дәүләт имтиханнарына инде 10 сыйныфта чакта ук әзерли башлады, минем үземә караганда, ул көчле булуыма күбрәк ышанды. Репетиторым юк иде. Кай­чакларда Интернеттан видео­дәресләрне карадым. Чынлыкта исә, әти-әни, әбиләр һәм бабайлар туган телгә, әдәбиятка карата миңа балачактан ук мәхәббәт уятты, бу да зур әһәмияткә ия. Мин фәнне яратырга кирәклеген, һәм барысы да уңышлы чыгачагын аңладым. Булачак чыгарылышларга үз көчләренә һәрвакытта ышануларын һәм беркайчан да бирешмәүләрен ­телисе килә”.

Анна Родионова, Киртәле мәктәбе (рус теле – ­96 балл):
“Мин 10нчы сыйныфтан ук әзерләнә башладым инде, һәм ике ел дәвамында өйрәнелгән материалны кабатладым, шулай ук кайбер яңалыкны да ачтым. Тест­ларны күп чиштем, иншалар яздым. Шулай да, рус теле һәм әдәбияты укытучым Лидия Николаевна Самсонова ярдәменнән башка мондый нәтиҗәгә ирешә алмас идем, әлбәттә. Ул моңа күп белемен, рухи һәм физик көчен, сабырлыгын сарыф итте”.

Артем Рубченков, Тәтештәге 1нче урта мәктәп (рус теле – 94 балл): 
“Мин өч фәннән: рус теле, математика, информатикадан тап­шыр­дым. Бер фән буенча көнгә, мәктәптә әзерләнүне исәпләмичә, 5-6шар сәгать шөгыльләндем. Рус теленнән мәшәкатьләр юк иде диярлек, шуңа күрә аңа вакытны барыннан да азрак бүлеп бирдем: теорияне укыдым, ә аннары үтелгән темалардагы биремнәрне чишеп, аны ныгыттым. 
Математика “аксаклый” иде, шуңа күрә аңа әзерләнгәндә бик күп көчем һәм вакытым китте. Информатиканы бирергә җыенучыларга яхшылап уйларга киңәш итәм, чөнки күп­ләр аның хакында җиңел дисә дә, әлеге фән бөтенләй ансат түгел. Югыйсә мин ял итүгә дә игътибар бирдем, БДИны уңышлы тапшыруның бу мөһим якларының берсе дип саныйм. Шулай да, әгәр сез үзегезне алҗытасыз икән, ул чакта бик тиз “янып чыгачаксыз” һәм моның белән нервыгызны, бик күп вакытыгызны югалтачаксыз. Киләсе чыгарылыш­ларга киңәшем шул: иң мөһиме үзеңә һәм сәләтеңә ышанырга кирәк, имтиханнар – ул тормыш мәгънәсе түгел, аларны бер елдан соң да кире тапшырыр­га була, ә менә сәламәтлек һәм нервыларны тагын кайтарып булмый, шуңа күрә тынычланыгыз һәм бары тик күңел биреп ­әзерләнегез”. 

Рәшит Урманов, Тәтештәге 1нче урта мәктәп (физика – 90, рус теле – 94 балл): 
“БДИны мин өч фән буенча тапшырдым, унынчы сыйныфта ук әзерләнә башладым. Барлык укытучыларга, тәрбиячеләргә, тренерларга, шәхес булып җитлегүдә катнашы булучыларга хөрмәтлемен, алар миңа югары балл алуга ирешүчеләр исәбенә керергә мөмкинлек бирде. Даими, планлы эшләр, әзерләнүдә тулысынча үз-­үзеңне аклау югары нәтиҗәләргә ирешергә насыйп итте, моңа Ирина Борисовна Суркова, Юлия Леонидовна Иванова, Лидия Павловна Левина, Валентина Александровна Федорова, Александра Порфирьевна Горбунова, Евгения Ивановна Трифонова, Галина Семеновна Закирова, әнием – Алсу Ринат кызы Сәмигуллина гаять зур ярдәм итте. Физика – катлаулы фән, физика буенча БДИга әзерләнү дә күп хезмәт таләп итә, әлеге фәнне сайлаган сыйныфташларым һәм минем өчен ул үз эченә өстәмә дәресләрне дә, шул исәптән каникул вакытларын да алды. 
Мин мәктәптә үткән дәресләрдән тыш, кайбер чыганаклардан көндә­лек төрле күнегүләрне чиштем. Шулай итеп, һәрбер имтихан дә­вамында нәтиҗәле эшләргә әзер идем”.

Тамила Шакирова, Тәтештәге 1нче урта мәктәп (рус теле – 96 балл): 
“БДИ – бу үзенә бер төрле лотерея, әмма әзерләнгән кешеләр өчен ул отышсыз була алмый. Тапшыру өчен фәннәр үземнең булачак һөнәремне күзаллый башлагач, минем тарафтан унынчы сыйныф азагында сайлап алынды. Югары уку йорты һәм факультет сайлау белән күпкә катлаулырак булды, ләкин якыннарымның киңәше ярдәмендә мин үз сайлавымны ясадым. БДИга әзерләнгән вакытта үзегезне, хис-кичерешле һәм физик сәламәтлегегезне саклагыз. Өстенлекләрне төгәл итеп билгеләгез һәм максат итеп куелган әйберләрне һәрвакытта уйда тотыгыз. Әзерләнү өчен вакытны тигез итеп бүләргә өйрәнегез – бу бик әһәмиятле.
Укытучылар, әти-әниләр имтиханнарга әзерләнгәндә безгә зур ярдәм күрсәттеләр. Булачак чыгарылышларга уңышлар, түземлек һәм юлны бары тик барган кеше генә җиңеп чыгачагын һәрвакытта истә тотуларын телисе килә”.

Сораштырулардан күренгәнчә, югары баллга ирешүчеләрнең барысы да укыган вакытта белемнең армый-талмый һәм вакытны хисапламыйча эшләп алынуын аңлаган, күбрәк вакытны фәннәр буенча дәресләргә бүлеп бирергә тырышкан. Халыкта юкка гына, сабыр төбе – сары алтын, дип әйтмиләр шул, ирешелгән нәтиҗәләр аларның үҗәтлеге һәм максатчанлыгы белән яхшы билгене дә биргән. Безнең барлык чыгарылыш­ларга белемнәрен дәвам итүләрен һәм тормышта үз юлларын табуларын ­телибез. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев