ЮХИДИ машина йөртүчеләргә бозлавыкта торак пунктлардан читкә чыкмаска киңәш итә
Республика территориясендә кискен салкынаю, җил һәм бозлавык көтелә.
(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»).Татарстанның Дәүләт автоинспекциясе һава шартларының начараюы турында кисәтә.
Иртәгедән республика территориясендә кинәт салкынаю, җил көчәю көтелә. Ә юлларда бозлавык барлыкка килә, ул автомобильне идарә итүдә кыенлык тудыра.
ЮХИДИ автомобиль йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен катгый үтәргә, ашыкмый гына хәрәкәт итәргә, куркыныч маневрлардан качарга, күперләрдә, эстакадаларда һәм юл кичүләрендә аеруча сак булырга киңәш итә. Һава торышы начарайган очракта җәмәгать транспортыннан файдалану яхшырак һәм кирәксезгә шәһәрдән читкә чыгудан тыелып тору зарур.
Җәяүлеләргә шулай ук уяу булырга, билгеләнгән урыннардан гына юл аркылы чыгарга, балаларны күзәтергә һәм яктылыкны кайтаручы элементлардан файдаланырга киңәш иттеләр.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/19/197221/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев