Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Законлы рәвештә һәм бернинди декларацияләр булмау

Татарстанда 2019 елның 1 гыйнварыннан үзмәшгульләр өчен салым буларак аеруча да билгеле һөнәри табышка салымның пилот проекты старт алды.

(Тәтеш, 5 сентябрь, "Тәтеш таңнары", Елена Викторова (автор фотосы)). Безнең республикада үзмәшгуль затлар өчен ике салым ставкасы билгеләнгән: физик затлар белән исәпләгән вакытта 4 процент, юридик затлар һәм эшкуарлар белән – 6 процент. Үзмәшгуль нинди дә булса махсус отчет алып барырга бурычлы түгел, ә һөнәри табышка салым күчерү һәм аны түләү “Минем салым” мобиль кушымтасы аркылы автомат рәвештә башкарыла. 

ТР Икътисад министрлыгы мәгълүматлары буенча, Татарстанда бүгенге көнгә 26 мең үзмәшгуль теркәлгән. Аларның күпчелеге йөкләр ташу, хезмәтләр күрсәтү һәм рек­лама өлкәсендә эшли.

Шәһәрле Софья Налбандян балалар өчен бәйрәмнәр оештыра, шәхси, хәйрия чаралары үткәрә. “Үземнең эшемне бик яратам, Тәтештә барлык сабыйлар да диярлек минем күз алдында үсте. Үземнең эшчәнлегем турында озак итеп сөйли алам. Үзмәшгуль буларак июль башында теркәлдем. Бераз икеләнүләр булды, чөнки барысы да кирәгеннән артык гади, без бит, кешеләр, бу тормышта һәр нәрсә дә җиңел генә бирелмәвенә күнеккән инде. Без шөгыльләнә торган эшчәнлек легаль булсын өчен теркәлергә кирәк дип саныйм. Өстәвенә әле, “Минем салым” кушымтасына теркәлгән вакытта салым түләүгә бонус бирәләр, бу да шулай ук яхшы”, – дип уртаклашты ул.  

Үзмәшгуль тәтешлеләрнең күбесе хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә эшли. Олеся Әхмәдуллина киемнәр ремонтлау һәм тегү белән шөгыльләнә. Быелның апреленнән рәсми рәвештә үзмәшгуль буларак исәпләнә. Теркәлгәндә шикләнүләр һәм кыенлыклар булмавын ул яшерми. “Исәп-хисап тапшыру җайлашты. Төрле урыннарга документлар белән йөрергә кирәкми, хәзер барысын да Интернет аша эшләп була”, – ди ул. 

Гүзәл Хаҗиәхмәтова шәһәрдәге гүзәл затларга зәвыклылыкны сак­ларга ярдәм итә. Ул – тырнак­лар ясау остасы. “Миңа эшем ошый: ул яңа кешеләр белән танышу, өстәвенә әле, канәгать калган хатын-кызларга карау күңелле. Мин “тиешсез бизнес” яклы түгел, шуңа күрә дә үзмәшгуль буларак теркәлдем дә. Моны “Минем салым” кушымтасы аркылы эшләдем: ике минут эчендә диярлек аны үземнең смартфонга урнаштырдым. Әлегә бернинди кыенлыкларын күрмим, бердәнбер теләк шул, әле тагын акча барып түләнми торган исәп-хисаптан файдаланасы килә, ләкин банк әлегә мондый мөмкинлекне карамый. Белгечләр аны үзмәшгульләр белән эшләүдә үзләренең хезмәт тәҗрибәләре булмау белән аңлата. Минем гозерем әлегә карала гына”, – ди ул. 

Татарстанда үзмәшгуль гражданның хокукый хәле теләсә нинди эш белән законлы рәвештә шөгыльләнергә мөмкинлек бирә. Ачыктан-ачык уңай яклары: онлайн тәртибендә 10-15 минут эчендә теркәлү һәм исәптән төшү, бернинди декларацияләр булмау, эшчәнлекнең законлы һәм салымның түбән булуы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев