Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Заманча җайланмалар һәм мәйданчыклар: Россиядә иң яхшыларның берсе булган стендка ату мәктәбе ничек үзгәрә

Тәтешнең стендка ату мәктәбендә бүгенге көндә 11дән алып 24 яшькә кадәрге 162 кеше шөгыльләнә.

(Тәтеш, 17 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). Тәтешнең ­стендка ату мәктәбе төрле дә­рә­җәдәге ярышларда җиң­гән берничә буынны тәр­бияләп чыгарган.

Солтан Яруллин – спорт кадр­ларын чыныктыру урынына нигез салган. Ул узган гасырның 60нчы еллар башында стендка ату мәктәбе булдыру идеясе белән янган. Һәм бу аның тормышка ашкан. Вакыт сизелми дә узып киткән, стенд танымаслык булып үзгәргән. Дөрес, әгәр аның территориясе буйлап йөрсәң, аңа нигез салучы турында искә төшерүче объектларны очратырга була әле. 

Татарстанда гына ­тү­гел, шулай ук Россиядә дә иң яхшы­ларның берсе булган Тәтешнең стендка ату мәктәбендә ях­шы күнегүләр ясар һәм бө­тенроссия дәрә­җәсендәге ярыш­лар үт­кәрер өчен барлык шартлар ­тудырылган.

Андрей Кушагин Тә­тешнең стендка ату мәктәбендә ­тугыз ел җи­тәкче булып тора. Ул җи­тәк­челек иткән вакытта “Уңайлы мохит” ­программасы буенча эшләр башкарылган, әле тагын ике “скит” һәм “трап” мәйданчыклары тө­зелгән (моңа кадәр алар дүртәү иде, һәр төрдә икешәр). Сүз уңаеннан, мәйданчыклар санын арттыру Тәтешнең стендка ату мәктәбенең барлык  җитәкчеләренең дә хыя­лы булган, чөнки бу берничә төркемдә катнашучылар белән ярышлар уздырырга мөмкинлек бирә, ул аларны үткәрү вакытын шактый кыскарта. “Россиядә алты мәйданчык булган мондый стендлар башка беркайда юк”, – дип билгеләп үтә ­Андрей ­Анатольевич.

2017 елда заманча каравыл пос­ты төзелгән, бер елдан соң, административ бинага кырык елга якын вакыт эчендә беренче тапкыр капиталь ремонт ясалган. “Җылылык системасы, электр үткәргечләр, түбә тулысынча алыштырылды, бизәү эшләре үткәрелде, веранда мәйданы зурай­тыл­ды һәм башка күп нәр­сәләр эшләнде, – дип билгеләп үтә мәктәп җитәкчесе. – Ул чакта ату мәйданчыкларын Франциядә җитеш­те­релгән заманча ыргыту машинкалары белән җи­һазландырганнар, ә үткән елны баскетбол-волейбол мәйданчыгы урнаштырылган. Бо­лар­ның барысын да рес­публиканың гамәлдәге прог­раммалары, шулай ук Тәтеш районы җитәкчелеге ярдәмендә эшләргә насыйп булды”. Территорияне мәктәп кол­­лек­тивы үз көче белән төзек­ләндерә: ел саен чыршылар һәм чә­чәкләр утырталар, спорт җайланмаларын буйыйлар, ә уңайлы агач беседкалар – тренер Виталий Вахтуровның оста куллары ясаган, ә асфальтланган территория иганә акчасына эшләнгән. Коллективның тагын бер үзенчәлекле күренеше – файдаланылган төрле төсләрдәге гильзалардан тау ­барлыкка кил­гән, стенд кунак­лары аның янә­шәсендә фоторәсемгә төшәр­гә ашкынып тора икән.

Территориянең барлык киң­легендәге тәртипне 12 видеокамера күзәтә, шулай булгач каравыл барлык күренешләрне – куркынычсызлык таләпләрен һәрвакытта белеп тора. 

“Планда – ату мәй­дан­чык­ларын һәм ху­җалык биналарын ремонтлау. Әлеге максатларга респуб­лика бюджетыннан 38 миллион сум бүлеп бирелде. Эшләр язын башланып китте, әмма коронавирус пандемиясе аркасында аларны туктатырга туры килде. Тиздән торгызуга өметләнәбез. Шулай ук админис­тратив бинаның өченче катында кунакханә ясарга ниятлибез, бу килгән спортчыларны урнаштыру мәсьәләсен хәл итәргә булышачак”, – дип сөйли Андрей Анатоль­е­вич. Ул спортчыларны ярышка алып бару өчен аларга яңа транспорт бүлеп бирерләр, дигән өметен белдерә: хәзер мәктәптә ике автобус бар, әмма алар үз ресурсларын инде сарыф итеп бетергәннәр ­диярлек.

Тулаем алганда, Тә­тешнең стендка ату мәк­тәбендә чын чемпионнар тәрбияләр өчен барлык шартлар булдырылган, аның ярдәмендә Идел ярындагы кечкенә шәһәрчекне Россия чик­ләреннән ары еракта да беләләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X