Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Үзегезнең сәламәтлекне тикшерегез

Агымдагы елда районыбызда 3599 кеше диспансеризация узарга тиеш.

(Тәтеш, 30 июль, «Тәтеш таңнары», Ләйсән  МАНТОВА, автор фотосы). Аның төп максаты – кешеләрнең инвалидлыгына һәм үлеменә китергән төп сәбәпләрнең берсенә әйләнгән инфекцияле булмаган хроник чирләрне иртәрәк ачыклау. Бу кан әйләнеше сис­темасы авырулары, шикәр диабеты, үпкәдәге хроник чирләр.

Тәтеш үзәк район хастаханәсе баш табибы Ринат Салаватуллин мәгълүматлары буенча, үзәк район хастаханәсе полик­линикасы, Олы Тархан участок хастаханәсе табиблары тарафыннан беренче ярты ел эчендә 2216 кеше тикшерелгән, бу еллык планның 61,6 процентын тәшкил итә. Авыл кешеләре аеруча да активлык күрсәтә. 2018 елда диспансеризация узарга тиешле 2136 кешедән 1621е медицина тикшерүе үткән. 

Сөендек авыл җирлегендә тикшерү буенча план тулысынча үтәлгән. Килдеш, Кошки-Новотимбаево, Олы Тормы, Бакырчы авыл җирлекләре диспансеризацияне төгәлләү алдында. Шәһәрдә 1463 кешедән бары тик 600е генә үз сәламәтлеген тикшерер өчен вакыт тапкан. Асылда исә, диспансеризацияне үткән яртыдан күбрәк тәтеш­ледә диспансер күзәтүе һәм махсус, шул исәптән югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүен таләп итә торган чирләр булуы ачыкланган яки моңа шикләнүләр барлыкка килгән. Үзеңнең сәламәтлегеңә әһәмият бирмәскә буламы?

Эндокрин системасы һәм ашкайнату органнары чирләренең 29 очрагы ачыкланган. Тикшерелгән һәр алтынчы кешедә – йөрәк-кан тамырлары куркынычы, һәрбер 9ның – дислипидемия (май алмашынуы бозылу), 10 проценттан күбрәгендә гәүдә авырлыгы кирәгеннән артык зур. Онкология чирләренең 3 очрагы билгеләнгән (2се – башлангыч стадиядә).

Диспансеризация дәвам итә. Үзегезнең сәламәтлек өчен вакыт табыгыз. Үзегезгә һәм үзегезнең якыннарыгызга игътибарлы булыгыз! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев