Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Үзенең эшен ихластан ярата

Хәзерге медицинаны анализлардан башка күз алдына да китереп булмый.

(Тәтеш, 11 июль, «Тәтеш таңнары», Мәдинә ИБӘТУЛЛИНА (автор фотосы). Медицина хезмәткәрләренә заманча техника үз эшләрендәге осталык­ларын кулланып, авыруга дөрес диагноз куярга һәм дөрес дәвалануны билгеләр өчен тиз, ышанычлы, расланган нәтиҗәләр алуны тәэмин итәргә булыша. 

Узган йөз еллыкның утызынчы еллар башына барып тоташкан район сәламәтлек саклау лабораториясе  хезмәтенең тарихы бер төркем танылган кешеләрнең исемнәре белән бәйләнгән. Екатерина Беркутова, Тамара Шмулевич, Таисия Карташова, Розалия Мохтарова, Рузалия Җаббарова, Әлфия Шәрәфетдинова, Гүзәл Ибраһимова, Земфира Дәүләчарова, Тәнзилә Таҗетдинова һәм башка Тәтеш профессионаллары үз вазифаларында озак еллар ышанычлы, тугры хезмәт куючылар.

Ольга Җаббарова Тәтеш үзәк район хастаханәсенең клиника-диагностика лабораториясе мөдире булып дүртенче елдан бирле хезмәт куя.Ольга Николаевна зур тәҗрибәгә таянып һәм клиника-диагностика лабораториясе хезмәтенең данлы традицияләрен дәвам итеп, тормышында сайлаган эшенә җаваплылык тоеп һәм яратып, тәтешлеләрнең сәламәтлеге хакына хезмәт куя. Лаборатория штаты 100дән күбрәк төрдәге лаборатор тикшерүләрне яңа технологияләр кулланып эшләүче җиде белгечтән тора: табиб-лаборант  Ольга Җаббарова, биолог Лилия Галимова, фельдшер-лаборантлар Земфира Дәүләчарова, Гөлүсә Суркова, Светлана Демагина, Әлфия Шәрәфетдинова, Ирина Йосыпова. Рушания Заһретдинова, Рушания Сибгатуллина, Гөлфия Шәрәфиева чисталык һәм тәртипне тәэмин итеп торалар.

“Клиника-диагностика  лаборатория­се – ул безнең бөтен хастаханәнең аеруча мөһим структурасы. Тикшерү нәтиҗәләре дөрес диагноз куярга, кирәкле дәвалану алымы сайларга, чир дәвамлылыгының фаразлавын билгеләргә һәм дәвалану нәтиҗәлелеген тикшереп торырга ярдәм итә, – дип билгеләп үтә табиб-лаборант Ольга Җаббарова. – Канның биохимия анализы бик мөһим, ул кеше организмындагы күпчелек әһәмиятле органнарның – йөрәк, бавыр, бөер, эндокрин системаларның эшләү торышы турында төгәл итеп билгеләргә мөмкинлек бирә.

Җаваплылык күбесенчә авыруларның үзләреннән тора. Әгәр организм­ның торышына шикләнүләр туа икән, ул чакта икеләнүләр белән җәфа чиккәнче, анализ тапшыруың яхшырак. Лаборатория тестлары еш кына авыруның хәлен, аның үз-үзен хис итүенә караганда, барыннан да сизгеррәк күрсәткечләрне күрсәтә. Онкология чирләренең башлангыч стадиясендә кеше үзен яхшы хис итәргә мөмкин, шуңа күрә – даими тикшеренүләр бик мөһим. Тагын шунысын да әйтәсе килә, эшебезнең уңышы барлык табибларның бердәм командасыннан тора – диагностикада материалны дөрес алу аеруча әһәмиятле”.

“Ольга Николаевна – югары класс­лы белгеч, югары категорияле табиб-лаборант, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталары бар. Ул яхшы җитәкче булу белән бергә зирәк, төпле, җаваплы, тыйнак, әле тагын бик яхшы кеше дә”, – дип тасвирлый аны хезмәт стажы инде 49 елдан күбрәк булган хезмәттәше Земфира Дәүләтчарова.

“Ольга Җаббарова Татарстан районнарындагы табиблар арасында беренчеләрдән булып цитолог белгечлеген үзләштерде һәм әлеге эштә кирәкле булган һөнәрләрне бик шәп белә, – дигән югары бәяне бирде хезмәттәшенә баш табиб Ринат Салаватуллин. – Ул онкология чирләренә башлангыч диагноз кую буенча Тәтеш районында пилот проектын тормышка ашыруда актив катнаша.  Ольга Җаббарова үзенең эшен ихластан ярата”.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев