Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зиратларны коймалап алу бара

Тәтештә үзара салым программасы буенча җыелган акчага шәһәр зиратлары төзекләндерелә/

Районда яшәү­челәрнең кайберләре үзара салым республика программасына ничек кенә шөбһәләнеп карасалар да, аның эш­ләү нәтиҗәләрен авыл җир­лекләрендә, агымдагы елда шәһәрдә дә, ­даими рәвештә күрергә була.

Бүгенге көндә эшләр берь­юлы Көньяк һәм Людоговка микрорайоннарындагы өч зиратта, шулай ук Любимовкада алып барыла, чөнки бу торак пункт шәһәргә керә. 

– Республика бюд­же­тын­нан финанслау хисабына сумма 2023 елда үзләштерү өчен  ­­6 056 000 сум тәшкил итте. Кой­малап алу эш­ләрен тәтешлеләр, шәхси эшку­ар Семенов эшчеләре, алып бара. Зиратларның чик­ләре инде билгеләнде, иске коймалар сүтелде, баганалар урнаштырылды. Зират территорияләрендә кырыкка якын агач киселде. Любимовкадагы зират коймасы агач рәшәткәдән эшләнде, шәһәребездәге ­Кө­нь­­­як­та һәм Людогов­ка­да коймалар тимердән бу­лачак. Болардан тыш, әле яңа капкалар да куе­лачак, – дип билгеләп үтте шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Никоноров. – Әлеге эшләрдән файдаланып, зират территориясендәге чүп-чар да чыгарылды, чөнки коймалап алынгач, моны эшләү кыенрак булачак. Зиратларны чис­тартуда “Тәтеш” МПП” МУП, “ТәтешЖилсервис”, урманчылык, янгын сүндерү бүлеге, район башкарма комитетының мәгариф бүлеге хезмәт­кәрләре, шулай ук шәһәр халкы зур ярдәм күрсәтте, алар ­Людоговка зи­ра­тында өч тапкыр өмә үткәрделәр.

Хезмәткәр Алексей Кос­тин хастаханә һәм балалар бакчалары кебек шундый объектларда хезмәт куйган, хәзер инде коймалар урнаштыру белән мәшгуль. 

– Үз эшебезне чын күңелдән башкарырга тырышабыз, – дип уртак­лашты ул. 

Шәһәрле Наталья Рыжова Людоговка зиратында өмә үткәрүдә кат­нашучыларның берсе ­булган.

– Зиратны коймалап алуларына без бик шат. Моңа озак килделәр, әлбәттә, шулай да иң мөһиме – эшләр алып барыла. Зират – үзенчәлекле урын, анда безнең әти-әниләр, әбиләр һәм бабай­лар җирләнгән, без дә кайчан да булса шунда барачакбыз. Өмә оештырылуы бик сөендерә. Дөрес, кешеләр күбрәк килсен иде. Зиратка керүчеләргә тагын бер үтенеч: чит кешеләр хезмәтен хөр­мәтләгез,чүпләрне контейнерларга илтеп салыгыз, – диде ул.    

Зиратларны коймалап алу эшләре август уртасында башланган иде, аны төзелеш сезоны ахырына кадәр тәмамлау ниятләнә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев