Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Үзмәшгуль булу мөмкинлеге безнең өчен коткару чарасы кебек”

Татарстанда бүгенге көнгә 32 меңнән күбрәк үзмәшгуль теркәлгән.

(Тәтеш, 9 ноябрь, "Тәтеш таңнары", Юлия Калинина (автор фотосы)).  Һөнәри табышка салым, яки үзмәшгульләр өчен салым – бу заказ бирүчеләрдән турыдан-туры акча алучы һәм хезмәт килешүе буенча эшчеләр ялламаучы гражданин сайлап алырга мөмкин булган салым тәртибе. Үзмәшгульләр өчен махсус тәртип сайлап, шундый төрдәге эшчәнлекләр белән шөгыльләнеп була, аларның  кеременә салына торган салым һөнәри табышка салым дип атала, әмма шәхси эшкуар буларак теркәлергә кирәкми.

Ялланып эшләүдән буш вакытта  үзмәшгульлекне һәм ялланып эшләүне берләштерергә мөмкин. Үзмәшгуль әгәр юридик затлар белән эшләсә, кеременең 6 процентын бирә. Алмашка ул 2 процент күләмендә салым акчасын кайтарып ала, ләкин 10 меңнән күп түгел. Әгәр үзмәшгуль физик затлар белән эшләсә, бу чакта ул дәүләткә табышының 4 процентын бирә, әмма 1 процент күләмендәге акчаны кире кайтара ала. Бер елга 2,4 миллион сумнан артык табышы булган вакытта, үзмәшгуль шәхси эшкуар буларак теркәлергә яисә НДФЛ түләргә тиеш.

Тәтешле Елена Новикова сатарга яшелчә үрентеләре һәм бүлмә гөлләре үстерә. Быелның июль аенда үзмәшгуль буларак теркәлгән һәм моның шактый уңай якларын күрә. “Әгәр элек мине эш урынымнан куу ихтималы булган булса, хәзер инде алай түгел, чөнки канунда каралганча хезмәт куям. Минем эшчәнлек ел фасылына карап башкарыла, һәм салымны мин табыш алган чакта гына түлим. Беренче вакытларда шәхси эшкуарлыкны рәсмиләштерү кыенрак, үзмәшгуль буларак теркәлү каршылыклар китереп чыгарырга мөмкин. Бу кәгазь мәшәкатьләреннән, отчетлардан һәм канун проблемаларыннан саклап кала”, – дип сөйли ул.

Людмила Иванова пәрдәләр тегү белән егерме елдан артык шөгыльләнә. “Шәхси эшкуар сыйфатында минем тәҗрибәм бар. Ул чакларда зур салымнар түләргә туры килде, үзмәшгульләр өчен алар шактый кимрәк. Өстәмә кушымтадан файдаланып, мин үземнең клиентларга түләү турындагы чекларны җибәрә алам. Үзмәшгуль буларак теркәлү минем ярты сәгать чамасы вакытны алды, рәсмиләштерү белән күпфункцияле үзәк ярдәм итте”, – дип уртаклаша ул.  

Сергей Богян, шулай ук Людмила Иванова кебек, элек шәхси эшкуар булган. “Шәхси эшкуар булып эшләүчеләрнең күпчелегенә зур салымнар һәм бүлеп алып калынган акчалар алга китәргә комачаулады. Үзмәшгуль булу мөмкинлеге безнең өчен коткару чарасы кебек”, – ди ул.

Исегезгә төшерик, үзмәшгульләр өчен салым пилот проекты тәртибе илнең дүрт төбәгендә, шул исәптән Татарстанда да, эшли башлады. 

Яңа салым тәртибе турындагы тулырак мәгълүматны www.tvoedelo.pro сайтында табарга мөмкин. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев