Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Агач-патриарх

    Тәтешлеләр Иделнең текә ярында урнашкан борынгы, сәүдәгәрләр шәһәрен чынлыкта да үзенчәлекле урын дип саный, аның тарихи өлеше кайгырту һәм игътибар күрсәтелү ярдәмендә күп яктан үзенең беренчел хәлендә сакланган.

    Тәтеш ягы тарихы музее белгечләре мәгълүматлары буенча, район территориясендә бүгенге көндә 300гә якын мәдәни, археология, архитектура, табигать һәйкәле исәпләнә, шул исәптән 4се федераль һәм 34е төбәк әһәмиятендәге. Аларның күпчелеге үзләренең фәнни һәм мәдәни мөһимлеге белән кадерле. 
    Без әле тагын үзебездәге могҗиза-һәйкәл – Алтай чыршысы – Татарстанда иң танылган агач белән чиксез горурланабыз. Искә төшерик, Татарстан территориясендә 2012 елда “Агачлар – тере табигать һәйкәлләре” Бөтенроссия программасы кысаларында рәсми тамга – пас­порт белән билгеләнгән агач-пат­риарх РФның беренче төбәге булды. Чыр­шы районыбызның Долгая Поляна авылындагы элекке өяз дворяны алпавыты Молоствовлар утарының урам яктагы ишек янәшәсендә үсә. Музей хезмәткәрләре сөйләвенчә, Молоствовлар табигать һәйкәлләрендә истәлек­ле даталарны мәңгеләштерергә яраткан. Һәм йорт янындагы бу чыршы утарның соңгы хуҗасы Владимир Германович тарафыннан хатыны белән бергә гомер итә башлауларының 30 еллыгына, гаилә ныклыгының символы буларак, утыртылган. Утыз метр биеклектәге гаҗәеп агач үзенә тарту, көч бирү үзлегенә ия. 132 яшьлек биек, төз гүзәлкәй үзенең ботакларын тирә-юньдәге 6-8 метрга кадәрге аралыкка җәелдереп җибәргән һәм әйтерсең лә утар кунакларын серле күләгәсе астына ял итәргә, көч-кодрәт алырга чакыргандай тоела.
    Идел елгасының һәм борынгы Болгар шәһәренең матур табигать күренеше җәйрәп күренгән урынга куелган эскәмиягә утырсаң һәм күңелеңнән теләк теләсәң, ул  һичшиксез чынга ашачак дигән ышану яши. 

    “Әгәр кеше иске урамнарны, иске йортларны, хәтта начарланган булса да, яратмый икән, – димәк аның үз шәһәренә карата ярату хисе юк, – дип язган академик Дмитрий Лихачев. – Әгәр кеше үз иленең тарихи һәйкәлләренә битараф икән – ул, кагыйдә буларак, үзенең иленә дә битараф”. 

    Динә Мансурова

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: