Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Инә белән җеп кебек

    Александра Сидорова һәм Галина Андрианова –бертуган ханымнар, аларны Тәтеш районының Жуково авылында яшәүчеләрнең барысы да белә һәм хөрмәт итә.

    Дөрес, алар чынлыкта Антон Чеховның шул ук исемдәге пьесасындагы кебек өч бертуган, тик берсенең сәламәтлеге какшау сәбәпле, без аның белән очраша алмадык. 
    Алар Иске Сумароково авылында туган. Сугыш башланганда Александрага нибары дүрт кенә яшь була. Шунысы гаҗәп, тик ул әтисенең фронтка киткәнен яхшы хәтерли. “Без әни белән кибеткә бардык, ә анда халык җыелган. Әнием мине кулларына күтәргән иде. Әти йөк машинасында шофер булып эшләде һәм сугышка да шуның белән китте. Беренче айларда хатлар ала идек әле. “Көтегез. Мин кайтырмын һәм башкача яши башларбыз”, – дип язды ул. Ә аннан үлем хәбәре килде. Әнинең тәрәзә буенда елаганы һаман да истә, ә без, бөтенләй дә кечкенә балалар, аңа бар эштә дә ярдәм итәчәкбез дип вәгъдә бирдек. Әти Ленинград боҗрасы вакытында азык-төлек йөрткән һәм кешеләрне Ладога күле буенча эвакуацияләгән икән. Анда ул бомбага эләккән. Тәтеш районыннан бер солдат бу хәлнең шаһиты булган, ул соңыннан безгә килде, әнигә әтиебезнең ничек һәлак булуы турында тәфсилләп сөйләде. Әти үзенең тиздән үләчәген тоюын да әйтте, хәтта юлга чыгар алдыннан: “Мөгаен соңгы тапкыр баруымдыр”, – дигән сүзләрен дә безгә бәян итте. Һәм шулай булган да”, – дип сөйли Александра Андреевна. 
    Кызлар үсә һәм 50 – 60нчы елларда Иске Сумароководагы сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен интернатта эшли башлыйлар: Александра — шәфкать туташы, Галина китапханәче була. 
    70нче еллар башында интернатны ябалар, акрынлап халык авылдан китә башлый. Кызлар үз гаиләләре, әниләре, уртанчы  апалары белән Жуково авылына күченә, анда күченүчеләр өчен берничә щитлы йорт та төзиләр. Монда Александра Андреевна –фельдшер, ә Галина Андреевна авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре булып эшли.
    “Күрше авылларга җәяүләп, карда да, яңгырда да йөрергә туры килде, ә бит элек аның юллары да юк иде. Күпме гомерләрне коткарып калды ул!” – дип, Александра Сидорованы яхшы яктан гына тасвирлап бирде Жуково авылы мәдәният йорты директоры Наталья Борисова. Ул элек үзләренең алыштыргысыз җырчылар булулары, авыл мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясау­лары, һәм күңел өчен генә дә рәхәтләнеп ике тавышка җыр­лаулары турында да сөйләде. 
    Александра Андреевнаның ике баласы бар, ә Галина Андреевнаныкы – өчәү, һәм алар барысы да авылда яши. Әтиләреннән үрнәк алып, ике уллары да механизатор булып эшли, оныклары да район кырларын иңли. Менә шундый буыннар дәвамчылыгы.
    Холык-фигыльләрендә дә охшашлык бармы дигән сорауга ханымнар үзләренең бөтенләй дә төрле икәннәрен әйтте. Шул ук вакытта алар даими аралашып тора, бер-берсенә кунакка йөрешә. Әйтик, берсе пирог пешерсә, һичшиксез аны кайнар килеш икенчесенә алып бара. Шунысы яхшы, аралары да ерак түгел икән. 
    Александра Андреевна һәм Галина Андреевна үзләрен: “Инә белән җеп кебек”, – дип сыйфатлыйлар. Һәм моның белән бәхәсләшеп тә булмый, чөнки алар гомер буе бер-берсенә терәк булып, ярдәмләшеп яшиләр.
    Елена КАЛАШНИКОВА 
    (автор фотосы)

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: