Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Май чабу, Саварни – ике бертугандай

Әйлән-бәйлән, җырлар, атларда утырып йөрүләр һәм башкалар: Тәтеш районында яшәүчеләр кышны озаттылар.

Халык күңел ачты, коймак белән сыйланды

(Тәтеш, 16 март, "Тәтеш таңнары", Елена КАЛАШНИКОВА , автор фотосы). Тәтешлеләр һәм шәһәр ку­нак­лары Май чабуны (Масленица) беренче булып билгеләп үттеләр. Район мәдәният йорты каршындагы мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе гөрләде. Анда ит, сөт, балык продукцияләре, халык иҗаты эшләре тәкъдим ителде. Биредә үк теләге булган һәркем хуш исле чәйдән, төрле эчлекләр белән әзерләнгән кайнар коймактан һәм камыр ризыкларыннан авыз итә алды. Уеннар һәм шаярулар – бәйрәмдә балаларның иң яраткан вакыты: саф һавада алар төгәллектә һәм көч сынашуда ярыштылар. Аркан тартышу яшь тәтешлеләрдә аеруча да күңел күтәренкелеге тудырды.

Тасмалар белән бизәлгән та­ганнар тирәсендә менә әй­лән-бәйлән дә башланды. Тамашачылар алдына хезмәтчесе белән Патша чыкты. Әмма Патша озак та үтмәстән Язны эзләргә китте, ә аның юлдашы табышмаклар, такмазалар белән җыелучыларның күңелләрен тагын да канатландырып җибәрде. Малаша һәм Палаша исемле кызлар да бәйрәмгә буш кул белән килмәгән булып чыкты, капчыкларына баллы әтәчләр тутырганнар һәм муеннарына асып куелган тигез савытларга коймаклар тезгәннәр иде, алар әлеге тәмлүшкәләр белән балаларны бик шатланып сыйладылар. Театральләштерелгән тамаша ахырында Патша Яз кызы-гүзәлкәй белән бергә кайтты.

Людмила Тиханова кышны озатуга әнисе, апасы һәм ике яшьлек оныгы Артем белән килгән. “Мондый чараларны читтә калдырмаска тырышабыз – ул бит бик күңелле! Яңа ел тамашаларына да, Май чабу күмәк күңел ачуга да ел саен йөрибез, дөрес, Артемны үзебез белән беренче тапкыр алдык. Коймакларны да, кишердән ясалган пирогларны татып карадым. Бәйрәмдә балаларның күп булуы шатландырды”, – диде ул.

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов ярминкә һәм халыкның күмәк күңел ачу бәйрәме ахырында иң яхшы сәүдә рәте бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде. Моңа Бессоново, Киртәле, Льяш, Федоровка авыл җирлекләре, “Әкият”, “Миләшкәй”, “Башаккай” балалар бакчалары һәм гражданнарны яклау көллияте ия булды. Салкыннар белән хушлашуны һәм якты яз башлануын белдереп, Май чабу карачкысының ялкыны дөрләп һавага күтәрелде.  

Гармун моңы агылды
Чуаш милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Володар Тимофеев башлап йөрүендә Тоншермада өченче ел рәттән кышны озатуга багышланган күмәк күңел ачу уза. Чуаш бәйрәме Саварни дип атала. Бу көнне яшьләр сокланырлык итеп бизәлгән атларга утырып урам әйләнә, хуҗабикәләр коймак­лар пешерә, карты да, яше дә җырлар башкара, һәм, риваятьләр буенча, беренче тамган тамчылардан аю йокысыннан уяна. Якшәмбе көнне авылның мә­дә­ният йорты бинасы янындагы мәйданда җанлылык хөкем сөрде, чөнки салкын кышны озатырга тоншермалылар гына түгел, шулай ук башка авылларда һәм шәһәрләрдә яшәүчеләр дә килгән. Матур тасмалар белән бизәлгән атлар чанасына йөзләре алсуланып торган балалар утырып җилдерде, самавырлардан томандай ак төтеннәр күтәрелде, ә тирә-юньгә тәмле ризыклардан хуш ис бөркелде. Әйлән-бәйлән башланды, чуаш телендә җырлар яңгырады, гармун моңы таралды.

“Без Буада яшибез, Тоншермага ирем белән кышны озатырга дип тәүге тапкыр кайтуыбыз. Әлеге бәйрәмне безнең Чурак авылында да билгеләп үтәләр, биредә, күршеләрдә, ничек үткәрелүен каравы кызыклы булды. Бик матур кичерешләр калдырды”, – дип уртаклашты Валентина Ильина. 

Театральләштерелгән тама­ша, гадәттәгечә, Саварни карча­ке – “Май чабу карчыгы” карачкысын яндыру йоласы белән тәмамланды. Аннан соң кешеләр бердәмләшеп мәдәният йортының тамашачылар залына агылды. Биредә тантана чуаш җырларын һәм биюләрен башкаручыларның район фестивале белән дәвам итте. Анда 150дән артык кеше катнашты, түбәндәге номинацияләр: иң яхшы вокаль ансамбль, бию коллективы, вокал-соло (балалар һәм өлкәннәр) буенча җиңүчеләр билгеләп үтелде. Әйе, үткән атна шәһәрлеләр һәм авыл халкы өчен күңелле вакыйгаларга бай булды. Алар Май чабуны күмәкләшеп бәйрәм иттеләр, бергәләп суык кышны озаттылар һәм җылы язны каршыладылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев