Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

РПФның Тәтеш районы Идарәсе начальнигы Ирина Большакова тәтешлеләрнең сорауларына җавап бирә

РПФның Тәтеш районы Идарәсе начальнигы Ирина Большакова тәтешлеләрнең сорауларына җавап бирә

– Кешегә Россия пенсия фонды түләүләре хокукы туктатылуның берничә очрагы бар. Бу төрле сәбәпләр аркасында килеп чыгарга мөмкин. Ул нинди сәбәпләр икән? Һәм пенсия фондына ни рәвешле хәбәр итәргә кирәк?
– Мәсәлән, кеше эшкә урнашканда яки эшкә яраклы була башлагач. Мондый хәлләр килеп чыкканда, яңадан кире кайтарып түләмәс һәм аннан соңгы акчаны алмас өчен, андый очраклар да булырга мөмкин, пенсия фондына вакытында хәбәр итү зарур.
РПФ түләүләренә хокукны туктату барыннан да бигрәк эшкә урнашканда була, фонд тарафыннан күрсәтелгән күп кенә ярдәм итү чаралары социаль төсмерне йөртә һәм кешенең хезмәт эшчәнлегеннән табышы булмаганда яисә ул социаль әһәмияттәге эш белән шөгыльләнгәндә бирелә. Андый түләүләргә, мәсәлән, эшләмәүче пенсио­нерларга бирелә торган пенсиягә яшәү минимумына кадәрге өстәмәләр, яки инвалид балаларны, өлкән кешеләрне караган өчен акчалата түләүләр керә. 
Пенсиягә иминият взнослары булдырылган түләүле эшчәнлек булмау аларны билгеләгән вакытта төп шартларның берсе булып тора. Кеше эшкә урнашканда даими табышы барлыкка килә, аның өчен взнослар түләнә башлый, һәм, әлбәттә, акча түләүгә хокук бетерелә.
Шуның белән бергә бары тик хезмәт килешүләре очрагында гына алай килеп чыкмый. Гражданлык-хокукый килешүләр буенча түләүгә, авторлык яки лицензияле килешүләргә, шулай ук мәҗбүри пенсия иминияте хокукы җәелдерелә. Шундый килешүләрдә ике якның берсе сыйфатында булган оешма һәм кеше, килешүнең башка катнашучысына пенсия булдыруга взнослар ясарга тиеш.

– Түләүгә хокук эшкә урнашу белән бәйле булмаган килеш туктатылу очраклары буламы икән?
– Әйе, бу, мәсәлән, эшкә яраксыз булуны югалту белән бәйле була ала. Туендыручысын югалту буенча иминият пенсиясе алучы әгәр 18 яшькә җитсә һәм өстәвенә укымаса, аның пенсиягә хокукы туктатыла. Укуны тәмамлау яисә студентны укудан чыгарсалар, шундый ук хәл килеп чыгачак. Андый очракларда түләүләр канун буенча киләсе айдан бетерелә. Әгәр кеше шулай да әлеге хәл турында вакытында хәбәр итмәсә, шуның нигезендә ул башка түләү бирелү хокукына ия түгел, акчаны яңадан кайтарырга туры киләчәк. Бу очракта пенсия фонды язмача белдерү юллый һәм артык түләнгән акчаны ирек­ле рәвештә кире кайтаруны тәкъдим итә. Баш тарткан вакытта акча суд тәртибендә алына.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев