Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тормышка сөенеп яшиләр

    Льяштән Вера һәм Владимир Козловлар аңлашуда һәм хөрмәттә 57 ел бергә гомер кичерәләр.

    Алар балачактан ук әти-әниләренә булышып, авыл кешеләренең авыр хезмәтен күреп үскән. Владимир Павлович җидееллыкны тәмамлап, атлар җиккән, унбиш яшендә колхоз кирәк-яраклары өчен Кашкада кул пычкысы белән урманда агач кисүдә эшләгән. “Бернинди хезмәттән курыкмадым, – дип сөйли ул. – 47 ел хезмәт стажы эчендә шофер, электрик, суыткычлар урнаштыру операторы, мелиоратор булдым”.
    Вера Дмитриевна Кашкада күп балалы гаиләдә туа. Аның хыялы кешеләргә ярдәм итү була, аларның кайгы-хәсрәтен үзенекедәй кабул итә, шуңа күрә мәктәптән соң Казан медицина училищесына укырга керә. Дипломлы белгеч Льяшкә фельдшер булып эшләргә килә, үзенең бердәнбер гомерлек яры белән дә биредә очраша.
    Ике ел дуслыклары дәвамында яшьләр бер-берләрен якыннан беләләр һәм 1961 елның августында күңелле итеп туй уздыралар.
    “Әти-әниләр белән ун ел яшәдек, әле карт бабай да бар иде, – дип искә ала авыл хатыны. – Ишле гаиләдә тыныч та, көйле дә булды, өлкәннәрне хөрмәтләдек, аларның киңәшләренә колак салдык, балалар үстердек. Шәфкать туташының һөнәре өчен билгеле бер эш сәгатьләре бар, чир генә вакытны карап тормый, ялларда да кабул итәргә туры килде, төннәрен дә чакырып алдылар. Якыннарым хезмәтемне аңлап кабул иттеләр”.  Вера Дмитриевна һөнәренә 32 елын багышлаган.
    Ир белән хатын ике бала тәрбияләп үстергән, уллары Тәтештә яши, кызлары – Казанда. Әби белән бабай нәсел дәвамчыларыннан канәгать – аларның дүрт онык һәм шулкадәр үк оныкчыклары бар.
    “Оныкларның барысы да югары белемле, эшлиләр, – ди Вера Дмитриевна. – Безнең янга кайтып йөриләр, ихтирам итәләр, яраталар, каникул вакытларында бездә яшәгән чакларын җылылык белән искә алалар. Хәзер оныкчыкларга карагач, үткәндә калган чаклар күз алдына килә”.
    Зур гаиләнең уңган хуҗабикә пешергән тәмле камыр ризыкларыннан торган мул табынга җыелуы авыл кешеләре өчен иң зур бүләк булып тора. “Безнең әбинең суган һәм йомырка, эремчектән пешергән пироглары – иң тәмлесе”, – дип мактыйлар нәсел дәвамчылары. 
    Эшчән ир белән хатын элек терлек­ләр күп асраган, ә хәзер ху­җа­лыкта бары тик мәгърур әтәч җитәкчелегендәге тавыклар гына бар. “Безне уята, тормышта яңа көн тууын хәбәр итә, димәк, эшкә тотынырга кирәк”, – ди елмаеп гаилә башлыгы.
    Кыскасы, эссе җәй вакыты узды, көз авыл кешеләренең эшенә йомгак ясый. “Мул уңыш җыеп алдык, – диләр алар, – кышка хәстәрләндек, артыгы белән җитә”.
    Яшелчә һәм тозланган әйберләр дә бар, әмма икмәк тә, ярмалар да, башка азык-төлек тә кирәк шул. Льяшлеләр үзләрендә бары тик күчмә сәүдә генә булуына, кибет булып та, сатучы гына юклыгына сукраналар. Алар су үткәргечнең торышы өчен дә борчылалар. Туган авыллары турында фикер йөртеп, шәһәрдә һәм районның торак пунктларында төзекләндерүнең ничек баруы, киләчәккә нинди планнар барлыгы турында район гәҗитеннән белеп торалар. “Уңайлы тормыш өчен яңа шартлар тудырылганда, якташлар өчен сөенәбез”, – диләр Козловлар.
    Галина ТАҖЕТДИНОВА (автор фотосы)
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: