Район башлыгы Рәмис Сафиуллов районда яшәүчеләрне һәм кунакларны Беренче май белән тәбрикли.
"Хезмәт ияләренең бердәмлеге көне - бу матур тормышчанлык белән сугарылган бәйрәм.
Ул киләчәкне үз куллары белән төзүчеләрнең, Ватан хакына хезмәт куючыларның һәркайсын берләштерә. Нәкъ тә менә эшчәнлек һәм оештыручанлык теләсә нинди җәмгыятьне үстерү ышанычы, билгеләнгән барлык планнарга уңышлы казаныш булып тора, - дип билгеләп үтә район башлыгы. - Лаеклы хезмәт кую, балалар, оныклар һәм якын кешеләрне иң яхшы тормыш белән тәэмин итү уртак омтылышыбыз, тынычлыкта һәм бердәмлектә яшәү гаиләләребезнең җитешлеге хакына ышанычлы нигез булып тора, ә уртак казанышларыбыз тормышны тагында да яхшырта һәм иртәгәге көнгә өмет уята.
Әлеге данлы бәйрәм районда яшәүчеләрнең һәркайсына рух күтәренкелеге, үз көчләренә ышаныч, алга таба үсештә зур этәргеч булып хезмәт итә!"
Нет комментариев