1 сентябрьгә барлык белем бирү оешмаларына сигнализация куеп бетерәчәкләр
Татарстанда үткәрелгән анализ буенча, белем бирү оешмаларының 8 проценты полицияне ашыгыч чакырту төймәләре белән җиһазланмаган булган.
(Казан, 26 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Яңа уку елына Татарстанның барлык белем бирү оешмаларын полицияне ашыгыч чакырту өчен экстрен сигнализация төймәләре белән җиһазлау ниятләнә. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында министрлыкның белем бирү объектларында капиталь төзелеш һәм ремонт буенча техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Айрат Әхмәдишин әйтте.
"Быел шәһәр һәм район җирле үзидарә органнары белән берлектә, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан, белем бирү оешмаларының техник саклау чаралары белән җиһазланышы буенча өстәмә анализ үткәрелде", - диде ул. Полицияне чакырту өчен экстрен сигнализация белән җиһазланган мәгариф учреждениеләре бүген 92 процент тәшкил итә, аны 100 процентка җиткерү көтелә.
Ул районнар белән бу юнәлештә мониторинг үткәрелүен әйтте. Җәй башынла БДИ уздырылган пунктларда бу эш тоткарланып торганын белдерде. "1 сентябрьгә мәктәпләрне кабул иткәндә, эшләр төгәлләнсен дигән бурыч куелды", - диде Әхмәдишин.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/26/190461/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев